безнең колак ишетсә дә, кул тыңламый: бердән, капчыкта безне юасына, какысына илтеп җиткерәсе ризык булса, икенчедән, су тагы тирәнәя калса, әз-мәз ябышып йөзәрлек калкавыч та иде. Ярый әле су муеннан артмады. Инде өч аркан буе җитәрлек иде – яныбызга шап итеп дилбегә башы килеп төште.
Без исән-аман ярга чыктык. Өстебездән шабырдап су ага, чирканчык алганда гына өшегән тән хәзер берни сизми – кар суына кердекме без, юкмы. Безгә селтәп дилбегә аткан ирдәүкә Бибинур апа әле һаман күтәреп торган капчыкларыбызны тартып алды.
– Нинди балалар таптың син, Маһисәрвәр җиңгәчәй генәм, бер дә ипкә-сапка килми торган?! Җен кауменнәндер болар! Безнең балалар булса, бәгырькәйләрем, тәүбә-тәүбә, әстәгъфирулла, инде күптән боз куеннарына уралып, Агыйделгә агып киткән булырлар иде. Әле котылдык дигәч тә, алдагы көнегездә котылмас чирләргә сабышып китәсегез киләмени? Ычкыныгыз җәтрәк өегезгә! Алмаштырыгыз өстегезне. Маһисәрвәр җиңгәй, син дә кайт та ягып җибәр уттай итеп тимер мичеңне, кызуы җилекләренә җитсен. Капчыкларын үзебез илтербез, – дип, безне төрткәләп кузгатып җибәрде.
Без, ниһаять, көчкә кузгалып, лач та лоч өйгә чаптык. Әни безгә сандыктан абыйларның күлмәк-ыштанын алып бирде. Йөзеннән курку яңа киткән. Әдрән салам бәйләп тимер мич ягарга кереште. Тимер мич тиз кыза – өй эче май булды. Чуен чүлмәктәге су да гөбердәп кайнап чыкты. Тәнебез әүвәл утлы кузда яткан тимердәй кызды да чәнчешеп туңа башлады. Әни, җаны кебек күргән бөртек чәен сандык төбеннән алып, керәч чәйнектә сары мәтрүшкә белән томалап тотты да дәмли-дәмли безгә эчерде.
Шулай үтте. Авырып-нитеп ятмадык.
Ә көзгә Хәвадис абый йомшак кына итеп йөткерә башлады.
Бер дә басылмагач, врачка күренергә киңәш иттеләр. Больница ерак түгел – биш кенә чакрым. Абый шунда барып, ярты литрлы шешә белән ютәл даруы алып кайтты. Тәмле икән бу дип, кашыклап кына эчеп бетерде бу моны. Ләкин ютәле бетмәде. Председатель Тимершәех абый безгә әни ягыннан җизни тиешле кеше иде, шул:
– Болай ярамый, апай[3]. Ютәл белән уйнарга ярамый. Ул сиңа иске чабата чире[4] түгел. Иске чабата чире дә айлар буена бер туңдырып, бер яндырып йөдәтә, – дип, абыйны яңа ел җитәрәк, атына утыртып, район больницасына алып китте.
Тик юллары уңмаган. «Рингин аппаратлары ватылган» дип кайттылар. Шуннан калды. Утыз чакрымны көн саен йөреп булмый.
Кырык дүртенче ел башында Хәвадис абый яшендәгеләргә дә чират җитте. Ләкин абыйны сугышка алмадылар. Үзебезнең район комиссиясе яратып җибәрсә дә, Уфа комиссиясе яратмаган – бер больницадан икенчесенә йөртә торгач, «открытый форма туберкулёза» дип җибәргәннәр.
Кыш өстендә ярты юлын җәяү, ярты юлын ат туры килеп, ачлы-туклы килеш, ике йөз чакрымны кайтып егылды абый. Ябыгып, борыны сөягенә төшкән, башлары бәләкәйләнгән иде. Без бу хәлне сугышка китүдән дә авыр кичердек, чөнки ул вакытта үпкә чиреннән дә яман чир юк иде. Шул елны гына безнең күрше агай йөткереп үлде, сугыштан авырып