Сарьян Хасан

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери


Скачать книгу

кына эшләп барды, үзенә тимәсә тимәде, мәгәр фронтка бирде – ил алдында безнең йөз ак иде. Тик соңга таба гына, көчле йөрәккә көчсез дәрт төшкәндәй, буш хезмәт көнен тирги башладылар. Ара-тирә корткалар, җыелып: «Заман ахырына таба бәндәләре ел саен җиңеллек көтәр – ел саен авырлык килгән…» – дип, бөтен авырлыкны ахырзаманга юрыйлар иде.

      Аларча, ике меңенче елны дөнья бетәргә тиеш, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр, үлгәндә телдән калгач, «Дөнья кайчан бетә?» дигән сорауга ике бармагын гына күрсәтә алган. Сәхабәләре[12] моны башта дөнья ике елдан бетә икән дип аңлаганнар. Ләкин дөнья ике елдан соң да, ике йөз елдан соң да бетмәгән; инде бу – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ике бармак күрсәтүе – ике меңенче ел булырга тиеш икән…

      Тик моңа карчыклардан башка беркем дә ышанмый. Киресенчә: «Менә Гитлер җиңсә, ахырзаман буласые. Инде Гитлер капут – без җиңдек! Яңа заманның башы гына әле бу!» – дип сөйлиләр.

      Аягыбыз җирдән аерылмаса йөгенмәбез. Сугышка кадәр бер хезмәт көненә уникешәр кило бүлеп күрсәтте бит колхоз – тагы шул көн килмәсенмени?

      Мин, инде унҗидегә чыккан кеше, шулай уйлыйм. Тик нигә Мирза абый колхоз эшенә шулай тел тигерде дә, Раббани абый каршы сүз әйтмәде? Мин әйтә алмыйм – ярамый: олыларга каршы әйтү була. Без шулай тәрбияләнгән. Аннары абыйлар сүзендә дөреслек тә бар – укырга кирәк. Зур укыган кеше ул чакны берничә авылга бер генә иде. Сугыш вакытында уку кайгысы булмады, – кая инде ул каядыр китеп уку! – хәтта көрәк тотарлык балаларын күршедәге мәктәпкә йөртү дә аналары өчен авыр йөккә әйләнде. Алтынчы, җиденче класслар болай да сентябрь – октябрьдә укымадылар, майда инде тазарак малайлар сабанга чыга иде. Шулай укылды.

      – Менә шул, апайлар, – диде Мирза абый ахырда. – Сүз боткасы кәҗәгә азык. Кыскасы, укырга сөйләштек…

      – Ишеттегезме? – диде Раббани абый да.

      Без өчебез бергә тиз генә баш кактык. Ләкин Мирза абый аның белән генә чикләнмәде:

      – Бәлки, апай, быел ук син дәрт итәрсең, ә? – дип, күзен батырып Хәвадискә карады. – Син – иң олысы. Анда бит яшьне дә карыйлар. Соңлап куймагаең.

      – Белмим шул. Бер дә уйлаган эш түгел бит әле ул… – дип, Хәвадис абый уйга калды.

      – Сиңа аны уйлап торасы да юк. Тот та музыкаңа кит. Анда, сине дә алмагач, кемне алсыннар? Музыкантлар сугышта да бик рәхәт йөрделәр…

      Чынлап та, абыйлар китеп күңел утырыр-утырмастан, Хәвадис абый уку белән җенләнә башлады. Көн тудымы, баруы биш, кайтуы биш чакрым Илләргә чаба. Җидееллык мәктәп шунда. Үзтиң укытучы кызлар белән шаяра-көлә яңадан сабак өйрәнергә кереште. Безнең өйдә әнинең Коръәненнән башка бөтен китап юк, булган хәтлесе йә тышсыз, йә эчсез; кайсын бозау чәйнәгән; ләкин Хәвадис абый әллә кай арада әллә күпме китап табып, өстәл өстен күмеп ташлады. Аның зиһене дә үткен иде. Имтихан бирергә дигән фәннәрне ике айда ятлап та чыкты. Гаризалары июльдә үк киткән, медицина справкасына туберкулёз чире язылмаган иде.

      Шөйлә, дәрт итеп, август аенда Уфа музыка училищесына кереп кайтты.

      Без аның юлына, ипи карточкалары алганчы-ниткәнче