Сарьян Хасан

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери


Скачать книгу

«Октябрь» кинотеатры янындагы стена биеклек афишага «Тарзан» дип язганнар иде. Тышыннан ук, көтүче чыбыркысы төсле, урап-урап чират басканнар. Елгыр малайлар биш тәңкәлек билетны ун тәңкәгә сатып йөри иде. Мин бу тамашаны исем китеп карап тордым да китеп бардым: бу галәмәт чират торып кинога керәме соң кеше!..

      Шәһәр арыткан иде – мин, трамвайга утырып, Любовь Васильевналарга кайтып киттем. Ап-ак чәчле әнисе – Клавдия Михайловна әби мине шундук танып, улы кайткандай күрешеп, электр плитәсенә чәй куеп җибәрде. Чәй өлгерүгә, Любовь Васильевна үзе дә кайтып керде. Бакчадан улын да ала кайткан. Йөгереп өйгә кергән җиреннән туктап, ятсынып, миңа текәлде. Төскә гел әнисе, тик чәче коңгырт та, йөзе каратут иде. Каешыма карап торуын сизеп, каешымны чишеп бирдем.

      Любовь Васильевнаның кемедер кемгәдер шалтыратып, мин чиратын күреп кайткан «Тарзан» га билет алган икән, сигездәге сеанска җыена башладык. Любовь Васильевна эчкәре бүлмәдә өстен алмаштырып, биек иңсәле панбәрхет күлмәген киеп чыкты. Әнисенең:

      – Театрга барасызмы әллә? – дигәненә каршы:

      – Кинода да кичке сеансларда өсне салмыйча утырып булмый – мунча була, – диде.

      Күлмәге өстеннән ул төлке якалы, нечкә билле бостон тышлы пальтосын киде. Минем өс алмаштырып торасы юк, итегем белән шинелемне кидем дә, без кинога киттек. Көндезгедән кинәт туңдырып җибәргән: трамвай тукталышы ягыннан безгә каршы, йөзгә бәреп җил исә, аяк асты катып тайгакка әйләнгән иде. Капкадан чыгып берничә адым атлау белән, Любовь Васильевна шуып килеп, мине култыклап алды.

      Икенче көнне иртүк автобуска китәсе урында мин Любовь Васильевна белән техникумга киттем. Техникумның элекке, әле мин дә белгән физкультура укытучысы яңарак кына икенче урынга күчеп, аның урынына хәзер кеше эзлиләр икән.

      – Барып сөйләшеп карыйк. Булмаса, берсекөнгә кайтып китәрсең, тотмам, – дип, Любовь Васильевна кичә кичтән үк мине бүгенгә китми торырга күндереп куйган иде.

      Мин каршы килмәдем. Кая инде ул карышу! Киресенчә! Шул урынга мине алмасалар, дөньясыннан бизәр дәрәҗәгә җитеп, йокым да йокы булмады. Әнидән күчкән гадәттер: төшкә чынлап ышанмасам да, матур төш күрсәм күңелем үсеп, начарыннан кәефем китә торган иде. Бүген мин әллә нинди саташулы бер кыен йокы эчендә начар төшләр күрдем. Шуңа иртән кәефем бик шәптән түгел: юкка калдым, мине ул эшкә барыбер алмаслар кебек иде.

      Ләкин мине чак күтәреп кенә алмадылар. Хәтта, бер ишегеннән кереп, икенчесеннән чыгып китүемә карамастан, шушы техникумда укыган булуым ук хуп күрелде. Директор шундук приказ басып кертергә кушты. Любовь Васильевна аны дәртләнеп, пианино уйнагандай гына басып, директордан кул куйдырып чыкты.

      – Котлыйм! – дип, кайнарланып кулымны кысты. Миңа калса, ул минем ише генә шатланмый иде.

      Кайтып килер өчен бер атна вакыт бирделәр.

      Икенче көнне мин җиде тулыр-тулмастан автобуска киттем. Барсам, өченчекөнге сыман, урам чатында өелешеп кеше тормый, килгәнебере, касса будкасына борын төртеп,