әби.
– Көтүче малай кебек, сездә ашыйм, сездә йоклыйм сыман килеп чыга түгелме соң?
Любовь Васильевна рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Әни, син аның сөйләгәнен тыңла әле, сөйләгәнен!.. Каян таба диген шундый сүзләр!
– Безнең авылда һәркем шулай сөйләшә, – дидем мин.
Шуның белән сүз бетте. Без бүтәнчә квартир мәсьәләсенә дә, ашау мәсьәләсенә дә кире кайтмадык.
Бер ай эчендә инде без тәмам үз кешеләр булып киттек. Иртә-көндез төрле вакытта ашалса да, кичке табынга барыбыз бергә утырабыз. Минем Уфада бер кешем, бер танышым юк, шуңа мин кичләрен күп вакыт өйдә уздырам – без өчәүләп кәрт уйныйбыз, патефон уйнатабыз… Ә яңа кино булганда, Любовь Васильевна белән кинога бара идек.
Техникумда минем, дәресләрдән тыш, спорт секциясе дә бар иде. Мин аны көнаралаш сәгать дүрттән алтыга чаклы үткәрергә көйләдем. Ул көнне без Любовь Васильевна белән эштән үк бергә кайтабыз. Ә башка көннәрне каршы барып ала идем.
Ләкин бервакыт мин артыбыздан кемдер күзәтеп йөргәнен сизә башладым. Тик Любовь Васильевнага әйтергә кыюлыгым җитми: әллә ни уйлавы бар иде. Мин аңа кем – иреме, сөйгәнеме? Яныннан кумаса, мин Мәҗнүнгә тагы ни кирәк?.. Әмма Любовь Васильевнаның үзенең дә, миңа сиздермәскә тырышкан саен, борчыла башлавы күңелемә бик тиз килеп кагыла торган булып китте. Инде мин дә, аның кәефенә бирелеп, аркама терәлеп йөргән авыр күзне күтәрә алмый башладым.
Ниһаять, беркөн эштән бергә кайтканда, ихтыярсыз артыма әйләнеп карарга мәҗбүр булдым. Безнең арттан, буксирга тагылган баржа кебек, зур кара гәүдәле бер кеше килә иде. Сүзем дә ихтыярсыз чыкты:
– Любовь Васильевна, безне кемдер күзәтеп йөри…
– Алла хакы өчен борылып карама, – диде ул.
Без шактый тиз атлап киттек. Трамвай тукталышына җитәрәк мин тагы, теләмәстән, артыма әйләнеп карадым. Теге кеше дә адымын кызулаткан – узып та китми, артка да калмый – күләгәдәй ияреп килүендә иде. Без сикереп менеп трамвайга утырдык.
– Кем ул? – дидем мин.
Любовь Васильевнанын чырае качкан иде.
– Гафу ит, Серёженька. Урыны бу түгел – бер сөйләрмен әле…
Ләкин вакыйга, Любовь Васильевнанын «сөйләр- мен» ен көтмәстән, үзе ашыгып килде.
Җылы, йомшак кар явып торган ноябрь киче иде. Мин нәкъ сәгать бишенче яртыда Любовь Васильевнаны каршы алырга киттем. Минем өстә – шинель, аякта – итек: мин әле дә булса солдат киемен салмаган. Капкадан чыгып, бераз китүем булды – күрше өйнең зур капкасы төбеннән ике кара гәүдә аерылып, юлыма бастылар. Мин, аны-моны уйламыйча, юл сабып кына китәргә итеп карадым. Юк, тагы кистеләр. Шунда мин берсенең, йөзенә карамастан ук, теге кеше икәнлеген таныдым. Йөрәгем сикереп тибә башлады.
– Юл бирегез, – дидем мин.
– Сабыр ит, егеткәем, ашыкма.
Яше бар иде инде аның. Буйга минем чаклы ук булмаса да, гәүдәгә таза, ләкин йөзе таушалган, бите шәлперәеп салынып төшкән иде. Аннары мин аның җәелеп үсә башлаган корсагына күз салдым. Юк, бу минем белән сугышырга килмәгән. Сугышырга булса – иптәше булыр. Яшьрәк тә, көчлерәк тә күренә, кулы