белән тагын да юлыбызда дәвам иттек. Беренче мәртәбә күргән, шаулап торган бу заводны калдырып китү күңелсез сымак булды.
Шул көнне кичкә каршы юлыбызның чиге булган «Лапашты» га килеп җиттек.
Яңа салынырга уйланган бу завод «Лапашты» дигән кечкенәрәк бер елганың буена эшләнә башлаган икән. Әле монда эш башындагы кешеләр торыр өчен берничә матур өйләр салынган. Эшчеләрнең күбесе казармаларда яки бик ашыгыч ясалган кечкенә-кечкенә куышларда торалар. Бу йортлар шундагы агачлардан гына ясалып, тирә-яктагы урманнарга балта кермәгән.
Безнең хуҗалар үзләренең кирпеч сарайлары янына салынган кечкенә йортларына барып туктадылар.
Без, эшкә ялланып килгән берничә кеше, кыш көнендә кирпеч киптереп, җәй көнендә казармалык хезмәтен үтәгән зур һәм озын амбар кебек йортның бер башына урнаштык.
Электән эшләп килгән берничә буйдак эшче дә шунда торалар иде. Шуларның берничәсе үзебезнең авылдаш яки якташ булганга күрә, шунда ук сөйләшеп киттек. Алар авыл хәлләрен, андагы тормышны сораштылар. Без мондагы тормышны сораштык.
Без торачак бу урын бик күңелсез һәм тузан оясы булса да, без анда кичен генә кереп ятачак булганга күрә, аның ямьсезлеге безнең өчен нык тәэсир итмәде.
Иртәнгесен кояш чыгар-чыкмас уяттылар. Электән эшләп килүчеләр эшләренә киттеләр. Безгә дә хуҗалар шунда ук эш билгеләделәр. Миңа балчык ташый торган бер арба, бөтен сбруйлары белән бер ат биреп, мәсьүлиятен[79] үземә тапшырдылар. Мин шул ат белән бер чакрымлык җирдән кирпеч суга торган сарайлар янына балчык һәм ком ташырга тиешле идем.
Шул тапшырылган вазифаны үтәү өчен, башкалар белән эшкә киттем. Шул минуттан башлап кечкенә бер хезмәтче яки эшчеләр дөньясының кечкенә бер әгъзалары булдым.
Ике-өч көнгә чаклы эшнең тәртибенә, гомумән, иртәдән алып кичкә чаклы эшләүгә төшенеп китү авыр булса да, соңыннан бу эшләргә күнегеп кителде.
Башка кешеләр кебек, куллар ярылды. Өс-баш сап-сары тузанга манчылды. Ыштанның – тезләре, бишмәтнең терсәкләре тишелеп ямалдылар. Иртәдән кичкә чаклы эшләргә, сәгать тугыздагы иртәнге чәй белән көндезге аш вакытында атларны ашатырга тукталган вакытлардан башка сәгатьләрне, һичбер нәрсәгә карамый, балчык ташырга тәмам өйрәнелде. Көн буе эшләү җитмәгән кебек, кич белән атларны, куна алып барып, төнне урман арасындагы аланнарда ашатып, иртән кояш чыкканда, кире кайту эшләре дә безнең өскә йөкләнгән иде. Безнең һәм без йөрткән атларның өстеннән хуҗаның энесе карый. Ул бик мыжык кеше. Ул һәммә нәрсәне җентекләп кенә тора. Атларны җигеп, эшкә китәргә әзерләнеп беткәч, килә дә тикшерә башлый. Иң элек дуганы селкетеп карый. Аркалык белән бавыргалыкны, аннан соң тәҗләрне тикшерә. Әгәр дә камыт бавы йомшак тартылып селкенә торган булса яки аркалык түбән яки югарырак бәйләнсә, тәҗләр бушрак тартылган булсалар, арба рәтләп майланмаса пыр туза: «Болай булса, атны харап итәсез!» – дип, шунда ук тугартып, кире җиктерә. Тәгәрмәчләргә баткак ябышып калмасын. Аларны кырып торырга кирәк. Эштән кайткач та, атларның ял асларын, муеннарын