Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное


Скачать книгу

һичкемгә карамастан, кесәсеннән күзлеген алып, ап-ак яулык белән сөртеп, ике кулы белән күзлекнең ике канатыннан тотып киеп алды. Ул шул эшләр белән мәшгуль булганда, төрле мәдрәсәләрдән зур-зур сакаллы шәкертләр, кулларына зур-зур китаплар тотып, хәзрәткә каршы ярты хыйлка – түгәрәк булып тубыкланып утырдылар да, китапларын ачып куйганнан соң, хәзрәтнең әйтәчәк сүзләренә монтазир булган[69] кебек, аңа таба карадылар.

      Хәзрәт, күзлеген киеп, тагын да бер рәт кузгалып, рәтләп утырганнан соң: «Мулла кем, гыйбарә[70] укы!» – дип, берәүгә карап ияк какты да башын түбән салды.

      «Мулла кем», әгузе бисмилла укыганнан соң, ниндидер бер кечкенәрәк китаптан өч-дүрт кенә җөмлә укыды да, туктап, башын күтәреп, хәзрәткә карады. Хәзрәт, тагын да бераз тын торганнан соң, ниндидер мин белмәгән сүзләрне сөйләп китте. Аның гаҗәп оста сөйләвенә сокланып, искиткеч галим икән дип шаккатып утырам. Шул өч-дүрт җөмлә хакында әллә, шәт, ике сәгать сөйләгәндер.

      Сирәк-сирәк кенә зур хәлфәләр дә сүзгә катышып куялар… Аңа каршы яктан бер зур мыеклы мәһабәт хәлфә: «Ля нөсәллим![71]..» – дип кычкырып, моңа каршы төшеп китә. Бу вакытта хәзрәт елмаеп карап утыра да, аларның сүзләре беткән кебек булгач, үзе сүз башлап, тәкърир[72] һәм изахәт[73] биреп алып китә. Мин аның «Галламәи Тәфтазани», «Мирсәет Шәриф», «Ибне Сина»[74] дигән сүзләрен ишетеп, аңлаган кебек булып калам. Хәзрәтнең бу чаклы шәп сүзләрене һич туктап тормый сөйләвенә аптырыйм.

      Ике-өч сәгатьтән соң дәрес бетте. Зур шәкертләрнең кайберәүләре китапларын култык асларына кыстырып чыгып китә башладылар.

      Мин монда бигрәк тә бер арыграк, озынча буйлы, ачрак яңаклы, үзе яшьрәк кенә хәлфәгә исем китте. Ул бик күп катышуы өстенә хәзрәт тә бик күп сүзләрне аңа карап сөйли иде.

      – Их, шуның кебек шәп булсаң иде… – дим эчтән генә.

      Хәзрәт, шул ук мин сокланган хәлфәгә карап:

      – Мулла Мотаһһар, син бу шәкертне дә укыт инде, ул, безнең мулла Хатыйпта сарыф укып, нәхүгә төшкән икән, – дип, мине күрсәтте һәм, сүзендә дәвам итеп, миңа таба карап: – Синең исемең ничек, «тәркип» не күп укыдыңмы? – дип сорашты.

      Мин башта калтырап киттем. Бөтен шәкертләр миңа таба карадылар.

      – Исемем – Мәҗит. «Әлхәмде» нең тәркибен укып беттем, – дидем.

      – Алай булса, менә шушы хәлфәдән укырсың. Бик нык тырыш. Без дәресенә тырышкан, иҗтиһадлы[75] шәкертләрне яратабыз, – диде. Мин аның сүзләрен, башымны кагып, тасдыйк итеп[76] кенә утырам, эчемнән шатланам, «эш пеште, юлым уңды» дип уйлыйм. Тик аның «Сине тәрбия итүче, азык җибәреп торучы бармы соң?» дип соравы миңа җавап бирүе авыр булган бер сөаль булып төште.

      Мин, әлбәттә, дөресен әйттем:

      – Тәрбия итүчем юк. Шулай да өйдәге агам әз-мәз булса да азык җибәреп торса кирәк, – дидем.

      – Алай икән… Тәрбия итүчең булмагач, кыенрак булыр бит.

      – Ярый, торып кара. Сабагыңны яхшы укы! Алла ризык