Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное


Скачать книгу

бик якынлашып килә. Алай-болай карандым да, алдымда торган канау аркылы салынган күпернең астына кердем дә киттем. Минем бәхеткә каршы, бу канау тирән, күпер асты киң һәм коры иде. Күргән кешеләр нәрсә уйлаганнардыр, анысы миңа мәгълүм түгел; әмма үземнең башка мондый зур гакыл килеп төшүенә һәм теге хәзрәтнең каты кулыннан котылуыма бик шатландым.

      Хәзрәтнең үтеп китүенә канәгать хасил итәрлек вакыт күпер астында ятканнан соң гына, канаудан баш калкытып карадым. Ул инде, мине узып, байтак җир киткән иде. (Бу күпер Духовное собраниедин, дине Мөхәммәдия тәдбирендә булган казыйханәнең капка күпере була.) Мин, шатлыгымнан нишләргә белми, тиз генә торып, мәчет капкасы турысына килеп җиттем. Анда ахшам намазыннан чыгучылардан мәдрәсәне сорап, шул ук минутта мәдрәсәгә барып кердем.

      Сентябрь числосы булып, гадәттә, татар шәкертләре җыелырга иртә булуга карамастан, мәдрәсәдә шәкертләр байтак күренә иде. Мин, әллә ничә мәдрәсәнең кайсысына керергә белми, бераз аптырап тордым да, арурак күренгән биналарга керергә кыймый, бер читтәрәк торган һәм бинасы искерәк булган бер мәдрәсәгә кердем[59]. Монда ахшам намазыннан кайткан шәкертләр тәбәнәк өстәлләр тирәсенә җыелып, төркем-төркем чәй эчеп утыралар иде. Мин, ярты көн буенча күтәреп йөргән капчыгымны ишек төбенә куеп, шул җиргә хәл җыярга утырдым. Башта миңа илтифат итүче булмады. Тик бераз торганнан соң гына, шунда чәй эчеп утыручы шәкертләр, минем кем һәм кайдан килгәнемне сораша башлап, мине үзләре янына чәй эчәргә утырттылар. Алай-болай сорашканнан соң, сүз нәрсә укыганыма күчте. Сарыф бәхәсләре белән сүз көрәштерә башладык. Болар бик тирән бара алмадылар. Боларның чамаларын сизеп алгач та, иркенләп киттем. Эчемнән генә боларның уку дәрәҗәләрен, Уфада торсалар да, «нечкә» бәхәсләргә көчләре җитмәүләрен уйлап алдым. Шуңа карамастан кайберәүләре бик эре кыланалар иде. Боларның киемнәре яхшы булып та, уку эшенә килгәндә әҗвәф[60] булуларын күреп, боларга каршы күңелемдә «Эш кием белән генә булмый шул…» дигән уй туды.

      Әйберләремне шушы чәй эчкән якташлар янында калдырып, башка мәдрәсәләрне карап йөрдем. Минем кебек, авылдан яңа килгән бер малай өчен, әлбәттә, шәһәрнең мәдрәсәләре, хәлфәләре һәм шәкертләре дә бик мәһабәт, бик югары булып күренә иде.

      Ястү җиткәч, мәчеткә намазга бардым. Мәчетләре, чынлап та, бик шәп икән! Кешеләр дә бик мәһабәт булып күренделәр.

      Ястүдән соң дәресханәләренә кереп, хәзрәтнең дәрес биргәнен карап утырдым. Хәйрулла хәзрәт Госманов гакаид[61] дәресен бирә иде. Дәрес бик мәһабәт һәм шәп күренде.

      Аның дәрес биргәнен көтеп утырып, дәресен тәмам иткәннән соң күрешергә теләсәм дә, ул артык илтифат күрсәтмәде. Тик кулын биреп, күзе белән карамый, әллә кем белән сөйләшкәне хәлдә үтеп китте. Аның бу эрелеге, үзенең мәдрәсәсенә укырга килеп тә, сүз дә кушмый үтеп китүе күңелемдә рәнҗү катыш ачу тудырды. Ләкин андый зур һәм галим кешегә каршы ачулану һичбер яраган эш булмаганга күрә, мин аңа каршы туган үземдәге ачуга үзем