үткән ел бу мәдрәсәдә торып өйрәнгәнгә, икенчедән, өйдә энемнән башка мине сагынып яки мин аларны сагынып торырлык кеше булмаганга, быел мәдрәсә ямьсез күренмәде. Ул, мине кочаклап алган кебек, җылы тоелды. Аның һәрнәрсәсе миңа якын күренде. Мин барганда, кар яумаган, мәдрәсәдә шәкертләр әз иде.
Мин өйдә калган уеннарның казасын монда үти башладым. Шәкертләр рәтләп җыелып бетмәгәнгә, хәзрәт көзге кунакка йөрүдән бушанып өлгермәгәнгә күрә, сабакка төшү дә ике-өч атнага кичекте. Баштарак азыкның әзлеге, акчаның юклыгы күзгә күренмәде.
Алып килгән азык бер атнадан соң бетте. Азык алырга кайтуның мәгънәсе булмаганга, аның артыннан йөрү бушка гомер уздыру булганга күрә, анда да кайтмадым. Шулай да бу атнада бер арыш икмәге белән дүрт-биш кадак тары ярмасы килде. Икенче атнада үзем кайтып, шул микъдарда азык алып килдем. Өченче-дүртенче атналарда, «инде үлдем» дигәндә, берәр икмәк килеп, эчкә җылы кертте.
Барган саен, көннәр салкынайды. Карлар яуды. Коры бишмәт белән генә авылга кайтып килүгә мөмкинлек бетте. Аннан да мине искә төшерүче, азык җибәрүче булмады. Тик онытылганда бер берәр икмәк белән бераз тары ярмасы килә башлады.
Бүген ач кунылды. Икенче көнне шәкертләрнең – танышларның калган ашларын ашап, шуның белән көн үтте.
Мәдрәсәдә торырга бер дә рәт калмагач, азык алып килү теләге белән өйгә кайттым һәм азык алырга кайтуымны сөйләдем. Абзый: «Бер дә рәт юк бит әле. Әллә быел укуыңны ташлап торасыңмы?» – дип, ипле җавап бирсә дә, җиңгәй: «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың. Шул уку җитәр инде. Синең кебек малайлар, байга кереп эш эшләп, акча табалар!» – дип, мәсьәләне ачык куйды. Ләкин абзый: «Хәзергә барсын, укысын әле», – дип әйткәннән соң, миңа ике арыш икмәге, бераз ярма, әз генә чәй белән шикәр биреп озаттылар.
Моннан соң мин дә өйдән тәмам туенып торырлык азык көтеп торуның файдасызлыгын белдем.
Быел без сарыфны Әхмәтгәрәй исемле шәкерт белән (Таеш исемле авылның бер байның баласы иде) бергә шәрик[47] булып укый башласак та, ул миңа иярә алмаганга күрә, хәзрәт аны сарыф укудан туктатты. Мин тагын үзем генә укый башладым. Сарыфны миңа Фазлеттин хәлфә укытса да, атнасына бер-ике рәт хәзрәт үзе дә чакырып алып тыңлата, бигрәк тә бай шәкертләрнең аталары килгәндә, «Мәҗит килеп, сабагын тыңлатсын әле» дип, миннән фарсыча игълалны[48] ятка укыта иде. Мин, хәзрәт каршысына утырып, күзләремне йомып, «зарәбә-язрибә»нең игълалын укырга керешеп китәм. Ятка игълал уку иң азында ярты сәгатьләргә сузылып, мин укыганда, хәзрәт рәхәтләнеп елмаеп утыра, кунаклар хәйран калып торалар. Укып беткәч, хәзрәт:
– Тырышасың икән, рәхмәт! – дип рәхмәт укый.
Кунаклар:
– Ходай бу балага тел ачкычы биргән икән… Бу кем баласы? – диләр.
– Җилем-Каранның Нури мулла угылы, бик тырыш бала. Хәзер ятим… – ди.
Мин, зур Сабан туенда алдан килгән йөгерек кебек шатланып, урыныма китәм. Теге кунакларның кайберәүләре миңа биш-ун тиен сәдака биреп куялар.
Шулай