белән генә әниемнең янына килергә кушты. Мин аяк очы белән генә аның янына бардым. Әни, башы белән ишарә кылып, янына чакырып алды. Кулын чак-чак кузгатып, кулымны тотып, күземә туп-туры карады да нәрсәдер әйтте (нәрсә әйткәне хәтеремдә ачык калмаган). Шуннан соң моңлы күзе белән бераз карап торды. Тагын нәрсәдер әйтергә теләгән сыман булып авызын ачса да, сүзләр тәртипсезләнделәр, өзек-өзек булып, аңлашылмый башладылар.
Мин аның яныннан китеп, бер як читкә барып утырдым. Күп тә үтми, әни, күзләрен бездән алып, тынын бик еш ала башлады. Өйдә безнең үзебездән башка берничә күрше хатыннары бар иде. Әнинең бу хәлен күргәч, аларның төсләре үзгәрде. Абзый көйләп ясин укырга кереште.
Әни тагын безгә карарга теләгән кебек булса да, карый алмады. Аның күзләрендә үзгәреш, хәрәкәтсезлек сизелә башлады. Кемдер шунда: «Кулларын турылап салырга кирәк», – диде. Кемдер шунда әкрен генә иман кәлимәләрен укырга кереште. Абзый ясин укуын шәбәйтә төште. Кемдер шунда: «Бәхил бул», – ди башлады. Шул вакытта әни, тагын да карарга тырышкан кебек, күзләрен безгә борырга теләсә дә булдыра алмады, йөзен бик нык чыткан кебек булды. Шуның артыннан ук елмайган кебек булды. Тагын борынгы хәленә кайтып, күзләрен тәмам бер ноктага терәде. Күп тә үтмәде, ияген бер-ике рәт какты да бөтенләй хәрәкәтсез калды.
«Әни үлде!» – диделәр. Пыш-пыш елау тавышлары чыкты. Абзый Һәфтиякне читкә алып куйды. «Күзләрен йомдырырга кирәк», – диделәр. Кулларын рәтләп салып, күзләрен йомдырдылар да, өстенә ап-ак тастымал ябып, күкрәге өстенә тимер кисәге салып куйдылар. Әни үлгәч тә, бите саргылт булып китте. Аның йөзенә хәсрәт сызыклары сызылган кебек булды. Шул вакытта мин артка борылдым да икенче бүлмәгә чыгып елый да башладым…
Бүген кич безнең өйгә кулларына тәсбихләр тоткан берничә карчык белән берничә күрше хатыннары килгәннәр иде. Болар, төрле сүзләр сөйләп, абзыйның китап укыганын тыңлап утырдылар. Өйдә кеше күп булганга һәм китап сүзләре сөйләнгәнгә күрә, артык күңелсезлек хис ителмәгән кебек булды. Аларның кыямәт хәлләрен, андагы куркыныч эшләрне, иман белән үлгән кешеләрнең оҗмах нигъмәтләре эчендә рәхәт яшәүләрен үзләре күреп кайткан кебек сөйләүләре әнинең шулай үләргә тиеш икәнен күз алдына китерде. Гүяки хәзерге сәгатьтә әни аларның сүзләрен тыңлап яткан кебек сизелде. Мин, аларның сүзләрен тыңлап утыра торгач, бер почмакта йоклап киткәнмен.
Бүген иртән бик иртә уяттылар. Йокыдан уянуга, әнинең сәке буенча сузылып яткан гәүдәсенә күз төшеп, күңел әллә нишләп китте. Бүген өйдә самавыр да кайнатылмаган иде. Әни үзе эшли алмаган көннән бирле безнең өй эшләрен эшләп йөрүче Гыйльмекәй исемле тол хатын шунда эшләп йөри иде.
Мин йокыдан тору белән, энем Әхсән белән икәвебезне күршеләр чакырып алдылар. Анда безне нык хөрмәтләп, майлы коймак белән чәй эчерделәр.
Без кайтуга, тармакларын төрле якка җәеп торган җеназа агачы хәзерләнеп, өй тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөриләр иде.
Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: