соң мин үземне иркен хис иттем.
Бу урында шуны әйтеп китми булмый. Хәзерге көндә минем сүзләремне укучылар: «Гарәпчәнең сарыф белән нәхүен укыр өчен, нигә соң фарсыча укырга?» – дигән сөальне бирерләр. Аның сәбәбе менә болай: ул вакытта, гарәп сарыфын укытыр өчен, татар телендә китап юк. Мәгәр фарсы телендә (Бохарада язылган) «Шәрхе Габдулла» исемендә бер китап бар икән. Менә шул китап гарәп сүзләрен фарсы теле белән аңлата. Фарсы-таҗик балалары өчен язылган шушы китапны Бохарада укыган татар, башкорт галимнәре үзләре белән безнең бу илгә алып кайтып, үзләренең шәкертләренә шуны укыта башлаганнар. Башта ул кул белән язылып, күчерелеп йөртелсә дә, Казан китапчылары аны бастырып таратырга керешкәннәр. Шулай итеп, «Шәрхе Габдулла» исемендәге сарыф китабы безнең татар, башкортлар арасында таралып киткән. Ул үзе бик авыр. Гарәпчә бер фигыльне (глагол), аның тармакларын укыр өчен, фарсы теле белән язылган 25–30 битләр чамасында нәрсә ятлап алырга кирәк. Моның өчен күпме көч сарыф итәргә, ничаклы зиһен кирәк икәнен әйтеп торасы юк. Шуның өчен мәдрәсәдә йөзләгән шәкерт арасыннан сарыф-нәхү укучылар, аны укырга кабилияте булучылар аз чыга. «Гыйльме сарыф» белән «Нәхү гыйльме» н бик истигъдадлы[39] шәкертләргә генә укыталар икән…
Хәзрәт миңа бүген «Төхфә»дән үзе сабак биреп, «мулла», «гыйлем» кеше булып чыгуымны теләп фатиха бирде. Шушы көннәрдә «Як хикаять» укыта башлаячагын белдерде.
Мин, чиксез зур авырлыкны үткәргән, икенче яктан, бик зур бәхеткә ирешкән бер малай кебек булып, урынымнан торып киттем. Хәзерге сәгатьтән башлап үземне бу мәдрәсәнең шәкертләре җөмләсеннән булган кебек хис итә башладым.
Мәдрәсәдәге тормышның рәвеше түбәндәгечә иде: таң алдыннан, иртә намазыннан элек, шәкертләрнең һичберсе калмыйча урыннарыннан торырга мәҗбүрләр. Салкын су белән тышта, боз өстендә юынып, тәһарәт алып керәсең дә сабак яки кычкырып Коръән укырга керешәсең. Таң яктырып, намаз вакыты җитү белән, иртәнге намазга китәргә кушалар. Казандашларның берсе, гадәттә юашрагы, мәдрәсәгә яңарак килгәне, самавыр кайнатырга кала.
Намаздан чыгып, иртәнге чәйне эчү белән, тагын шул сабакны укырга, белгән булсаң, тыңлатып, яңа дәрес алырга керешәсең. Хәзрәт кергәч, аңламасаң да, аның сабак биргәнен тыңлыйсың. Үз нәүбәтең булса, ашханәгә чыгып, бидрә яки казаннарны өрлеккә тагылган җепләргә асып, аш яки ботка пешерергә керешәсең. Өйлә намазыннан чыгуга, аш ашап, аштан соң теләгән эшеңне эшләргә ихтыярлы буласың. Ләкин тәрбиясез рәвештә уйнарга, шаярырга ярамый…
Икенде җитү белән, тагын да тәһарәт алып, икенде белән ахшам намазына барырга мәҗбүрсең. Ахшамнан чыккач, гозерсез намаздан калганнарны тикшерү, әгәр дә сәбәп күрсәтә алмасаң, йөзтүбән яткырып чыбык белән чаж-чож сугу башлана. Әрнеп-әрнеп кычкыру, елау тавышлары чыга. Бу эшләр бетеп, тикшерүләр тәмам булганнан соң, чәй эчәсең дә, тагын ясигъ намазына барырга мәҗбүр буласың. Кизү булсаң, намазга куып, намазга бармаучыларны «гөнаһ»лылар дәфтәренә язып, казый әфәндегә бирәсең. Ясигъдан соң укуның иң кызу