гәүдәсен, күтәреп, тирән кабергә салдылар. Шул вакытта ул миңа хушбуллашкан, саубуллашкан кебек, башын югары күтәргән сымак булып күренде. Озак та үтмәде, төрле яктан ашыгычлык белән туң балчыкларны тупырдатып төшерә башладылар. Унбиш-егерме минут эчендә кабер өстенә кызыл балчык түбә кебек булып өелде. Бу балчыклар миңа якын, җылы, мәхәббәтле булып күренделәр. Боларның һәрбер кисәге кирәкле, һәрбер бөртеге тиешле урынына салынган нәрсә булып күз алдына килделәр.
Күмү эше тәмам булды. Хәзрәт бик моңлы иттереп «Тәбарәк» сүрәсен укыды. Кабернең дүрт почмагына дүрт кеше утырып, тавышсыз гына ясин укыдылар. Аларга берәр тастымал бирелде. Җыелган халыкка акча өләштеләр. Эш тәмам булды. Җыелган халык китәргә җыенды, ләкин мин шунда калырга кирәкле төсле иттереп шаккатып калдым. Әтинең чынлап та күмелеп калуы, аның инде мәңге югалуы искә килеп төште. Ул кызганыч иде. Аның өстендәге балчыклар нәрсәдер әйтергә теләгән кебек булалар иде. Мин шундый уйларны уйлап та бетмәдем, мине күтәреп алып чыгып, чанага утыртып алып кайтып киттеләр.
Без кайтуга өйләр җыештырылган, идәннәр юылган булса да, өй эчендә ямьсезлек, ниндидер моңсулык, гамьле бер тынлык бар иде. Әни безне елап каршы алды. Мине кочагына алып сөйде. Бу вакытта кайда гына карасаң да, безнең тормышның иң зур терәге җимерелгәнлеге күренеп торган кебек сизелә иде.
Әти үлү мөнәсәбәте белән безнең кардәш-ырулар безнең кайгыбызга иштиракъ иттеләр[43]. «Үлек чыккан йортта ашау-эчү ярамый» дигән сүзләрне әйтеп, күршеләр безне кунакка чакырдылар. Ләкин бу көнне кунакка йөрүләрдә шатлык юк, аның урынына кайда барсаң да ниндидер бер рәвешле юксыну бар иде. Шушы кайгы-моң эчендә ике-өч көн торганнан соң, мине тагын да мәдрәсәгә илтеп куйдылар. Анда барып укырга керешсәм дә, минем күңелемнән әтинең үлү кайгысы, ятим булып калуның ямьсез тәэсире тиз генә китмәде. Күңелнең тирән бер җирендә өзелми торган бер төен тора, йөрәкне зәһәрле бернәрсә һаман тырнап торган кебек була иде.
Шуның өстенә минем йөрәкнең йомшарганын сизеп алган кайбер шәкертләр, бигрәк тә хәзрәтнең иркә мәхзүме Мансур дигән малай (соңыннан бу кеше укып мулла булганнан соң, башкорт мөфтие булып торган Мансур Халиков була), минем әтинең үлүен әйтеп: «Әй мескен, әтиең үлгән бит синең!..» – дип, мине үртиләр, күңел ярасы өстенә тоз сибәләр иде. Аларның шул үртәүләре аркасында елап җибәргән чакларым да булды.
Мәдрәсә тормышы, андагы шәкертләрнең буталчык хәятләре һаман беркөе дәвам итеп, мин дә шулар арасында эленеп йөри идем. Атна саен авылга кайтып, бер-ике арыш икмәге, дүрт-биш кадак чамасы тары ярмасы, кул кисәге чаклы туң май, бер-ике кадак ит, алты мыскал чәй алып килеп, шулар белән атна буенча ризыкланып тора идем.
Кышның ахыры якынлашты. Кояш күтәрелә башлады. Матур язның якынлашуы җир өстенә шатлык нурларын сибәргә кереште. Ләкин бу шатлык көннәрен миңа тагын да кайгы белән каршы алырга туры килде: мин бу атна кайтуымда, әнинең авырый башлаганын күреп килдем. Икенче атна кайтуымда ул түшәктә ята иде инде. Әнинең авыруы миңа тагын да күңелсезлек