Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное


Скачать книгу

мулла белән теге суфи эшләрен бетерделәр. Мин дә, ничек килдем, шулай аларның кучерларына утырып, кире юлга чыктым.

      Эшнең болай булып чыгуы, укырга дип китеп тә кире кайту күңелгә начар тәэсир итсә дә, җәй көнендә берәр урында эшләп, бераз акча әзерләп килүне уйлап, күңелемне юата идем.

      Биш көн эчендә Ак Көчек авылына кайтып та җиттек. Мин тагын да мәгълүм ил мулласының өенә төштем. Ләкин болар минем Троицкида тора алмавымны белгәч, күңелсезрәк каршы алдылар. Ничек тә шунда бер кич кунганнан соң, тагын юлга ялгызым чыгып киттем. Борынгы өйрәнгән юл буенча сәфәрне дәвам иттердем.

      Берничә чакрымнар барганнан соң, хәл җыярга утырган идем, артымнан җәяүле ике кеше килеп җиттеләр. Боларның өс-башларына караганда, эш эзләп йөрүчеләр яки берәр заводта эшләп тә инде шуннан кайтып баручылар икәнлекләре күренеп тора иде. Шуның белән бергә боларның бик үткер күзле һәм сүзләрне киная беләнрәк сөйләүләрендә күңелгә курку төшмәслек тә түгел иде. Болар, бер дә әйтми-нитми, минем янга утырып, тәмәке ясап тартырга, шуннан соң гына минем белән сөйләшергә керештеләр.

      Сүзне, әлбәттә, «Йә, егет, кайдан киләсең?»нән башладылар. Мин кая барып, каян кайтып килгәнемне сөйләдем. Сүз байтакка тартылды. Боларның, берничә заводта эш таба алмый, хәзер «Лапашты» заводына барулары мәгълүм булды һәм, юл бер якка карап киткәнгә күрә, бергә бармакчы булдык. Болар бик таза булып, шәп йөргәнгә күрә, боларга ияреп бару бик кыен булса да, ялгыз курка-курка баруга караганда, бердән, күңелле, икенчедән, куркынычсыз булганга күрә, болардан калышмаска тырыштым. Болар да, минем аруымны сизгән булсалар кирәк, бераз барган саен хәлемне сорыйлар һәм туктап тәмәке тарталар иде. Бара-бара болар белән килешеп киттек. Кичкә таба Кәртәле авылына барып җиттек. Ләкин авылда фатир табу бик мөшкел булды. Чөнки бу ике егетнең тышкы күренешләре һәркемне шикләндерерлек булганга күрәме, нәрсәгәдер фатир бирергә шөбһәләнәләр иде. Ниһаять, боларның берсе бик шәп һәм урынлы итеп сүгенде: «Безгә кайда да бер кояш, әйдә шунда агач арасында кунабыз, безнең бәхет үзебез белән», – дип, безне ияртеп, авылның чигендәге агачлар янына китерде.

      «Монда чынлап та бик матур бит, иптәш!» – дип, шунда ук чәйнекләрен кайнатырга керештеләр. Матур суның яр башында үскән ямьле агачның төбендә шәпләп, тәмләп чәй эчеп алдык, бик шәпләп хәл җыйдык.

      – Ну, нишлибез, иптәшләр, әле кояш баерга ике сәгать вакыт бар, «Лапашты» моннан унике чакрым. Без анда караңгы төшүгә иркен җитәбез, кузгалабызмы? – диде берсе.

      Икенчесе дә, аңа кушылып:

      – Давай китәбез, безгә бу башкорт авылын каравыллап ятудан файда булмас, – дип, иптәшенең фикеренә кушылды.

      Бу эш минем өчен яхшы ук авыр булса да, мин болардан калуны мәслихәт күрмәдем. Шунда ук капчыкларны аркага асып, тау буйлап, урман арасына кереп тә киттек.

      Башта бару бик артык күңелсез булмады. Ләкин бик күп баргач кына, юлны адашып, урман юлы белән китүебезне сизә башладык. Барган саен, юл начарлана, бетәргә якынлаша иде. Ул арада, кояш баеганлыгы мәгълүм