Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное


Скачать книгу

Бер-ике көн ачлы-туклы тордым да, ниһаять, шундагы дүрт-биш шәкерттән гыйбарәт булган бер казандашлар груһына самавыр куеп, аш пешереп торырга кердем. Монда шундый шәкертләрне «малай» дип йөртәләр. Алар тәгъбиренчә әйткәндә, мин шуларга «малай» булдым. «Малай» булган шәкертләргә, кичен башка шәкертләр ятып беткәч кенә, җәмәгать сәкеләрендә, мич буйларында ятып йокларга рөхсәт булса да, көндез, әлбәттә, бу урыннарда утыру, уку бик уңайсыз. Шуның өчен көндезләрен күп вакытта кайда урын булса, шунда утырырга, урын булмаса, аяк өстендә йөрергә туры килгәнгә күрә, мин шулай йөри башладым.

      Мин килгән көннәремдә мондагы шәкертләрнең бик күбесен уку мәсьәләсендә бик шәпләрдер дип уйлый идем. Ләкин бик аз вакыт эчендә боларның бик күбесенең кием калыбы икәнлекләре мәгълүм була башлады. Мәсәлән, кайберәүләре, коры «Шәрхе мулла» китабын гына өч-дүрт елдан бирле укып йөрсәләр дә, әле бернәрсә дә аңламыйлар иде. Соңра мондагы шәкертләрнең бөтенесе ишанга мөрит булып, тасаввеф[93] юлына кереп, тәсбих тартып йөриләр, укудан бигрәк, тизрәк ишан булуны күз алдында тоталар, боларның башларыннан – чалма, өсләреннән чапан төшми иде. Мин бер-ике айга кадәр боларның бу эшләренә мәгънә биргән кебек йөрсәм дә, аннан соң боларда фәкать аңсызлык сизә башладым. Монда унбиш яшьлек малайларга чаклы мөрит булып кергәннәр иде. Болар каршында мөрит булмаган, ишаннан күңел сабагы алмаган кешеләр – болар инде бөтен фазыйләттән[94] мәхрүм кешеләр булып тәләккый ителәләр[95] һәм шуны бүтән шәкертләргә тукып кына торалар иде.

      Мин, ике ай чамасы шәкертләргә самавыр куеп йөргәннән соң, урыннан чыгарылдым. Шәкертләрнең кайберәүләре кыш уртасыннан башлап кыргыз арасына тарала башлаганга күрә, самавыр куйдыручылар да азая башлады. Шуңа күрә мин урынсыз калдым. Акча бетте. Бүген ашамый торуга чыдадым. Икенче көнне дә ач торырга туры килде. Башка шәкертләр симез куй итләре ашап утырганда яки аларның ак күмәчләр белән тәмләп чәй эчкән чакларында карап утыру уңайсыз булганга күрә, ашау-эчү вакытларында мәчеткә барып, шунда аулакта вакыт үткәрергә туры килә иде. Ак күмәчнең кадагы өч кенә тиен булса да, ул өч тиен акча миндә булмаганлыктан, күмәч алып булмый иде. Өченче көн ашамый, коры су белән тору яхшы ук кыен була башлады. Болай күнегеп кителсә дә, хәл бетә, күз аллары караңгыланган сымак булып китә башлады. Минем кешедән икмәк сорау ихтималым булмаганга, шуның белән бергә минем хәлне беркем дә сизмәгәнгә, мин һаман шулай йөри, бөтен көн буе сабак укып утыра идем.

      Икенче бер авыр як – кич яту мәсьәләсе булып, бу эш тагын да хәлне бетерергә сәбәп була иде. Махсус урын юклыктан, җәмәгать сәкесендә ятарга туры килгәнлектән һәм кешеләр ятып беткәнне көтәргә, ятканда баш астына бүрекне салып, өскә җиләнне ябынып, как идәнгә ятарга туры килә иде.

      Мәдрәсәдә һичбер укымый, һәрвакыт скандал чыгарып йөрүче, үзенең көче белән бөтен шәкертләрне куркытып, бер каравы белән кешеләргә тәэсир итә торган Михиан дигән бик таза шәкерт бар иде. Бу кеше болай караганда һичкемгә изгелек итү, кешенең әхвале