иптәшләр юк. Шуның өчен бу көннәрне үткәрү авыр һәм күңелсез иде. Монда миннән башка Якуп карый дигән бер сукыр белән гомеренә шушы мәдрәсәдә яткан Нури карт дигән карт бар иде. Өченче кыш мәдрәсә ишегалдын тазартып, җәй көннәре хәзрәтнең вак-төяк эшләрен эшләүче бик тупас берәү мәдрәсәдә кунып йөри. Дүртенче – мин. Кыш көнендә һичбер мөнәсәбәте булмаган без шушы дүрт кеше дуслашып киттек. Безнең дуслашуны ныгыта торган нәрсә минем аларга хикәяләр укудан башланып китте. Мин боларга иң элек «Мең дә бер кичә» хикәяләрен укыдым. Бик күңелле булган, тыңлаган саен тыңласыны китерә торган бу хикәяләрне укыйм. Алар мине иртән чәй эчерәләр. Аш пешергән көнне көндезге ашны үзләре белән бергә ашаталар. Беренче, икенче томнарны өч төн эчендә укып чыктым. Инде «Мең дә бер кичә»нең ике генә томы калды. «Әгәр дә мин бу ике томны да укып чыксам, бу кешеләрнең миңа ихтыяҗлары калмый, шуннан соң алар мине ашатудан тукталачаклар…» дигән уйга төшеп, мин укуымны әкренләтә төштем. Хикәянең иң кызыклы җиренә җиткәч кенә, юк-бар сылтау белән укудан туктала торган була башладым. Шулай мин назлана төшкәндә, алар миңа: «Укы әле… иң кызыклы җиргә җиткәч туктыйсың», – дип ялыналар. Ләкин мин аларны ялындыруны еш эшләмим. Ике ара бозылып, аларның мине чәй эчерүдән мәхрүм итүләреннән куркам.
Чәй эчкәндә, әле генә укыган хикәядәге каһарманнар, матур кызлар, андагы чиксез матур булган тормышлар хакында сүз китә. Минем тыңлаучыларымның, өчәвесе дә матур кызлар һәм аларның сөйгән егетләре белән очрашып «пуся алышу» ларын сөйләгән чакта, авызларыннан сулар ага. Үзара бәхәсләшеп китәләр. Бигрәк тә сукыр Якуп карый сөйләшә башласа, аның ак салган ике күзе хәрәкәткә килеп, зураеп, тәгәрәп йөргән кебек булып күренәләр. Сүз сөйләргә комачаулык итәр төсле булып күренгән калын һәм салынып торган ирене чәпелди башлый, авызыннан төкерекләре чәчелә. Тумыштан сукыр булган, анасыннан башка хатын-кыз кочагы күрмәгән, гомеренә өйләнү бәхетенә ирешмәгән бу кеше хикәянең хатын-кызларын сөйләгән җирләрендә кулларын уарга керешә. «Шундый матур кызлар белән бер генә атна торсаң иде!» дигән сүзне ычкындыруын сизми дә кала.
– Якуп агай, синең бит күзләрең күрми. Аларның матурлыкларын кайдан беләсең? – дибез.
Ул, мескен, уйлап башын күтәрә. Күгәрчен йомыркасы чаклы булган күз алмалары да түшәмгә күтәрелгән кебек булалар. Шуннан соң ул:
– Их, белмисез! Аларның матурлыклары тавышларыннан ук билгеле бит… Алар яныннан үтеп киткәндә дә хуш исләре бәрелеп китә… Шулай булгач, патша кызларының тагын да башкачарак булулары мәгълүм инде, – ди. Ул үзе дә Нури картка сөаль биреп, өйләнгән вакытларын сораша.
Нури карт, җиңелчә бер көлү белән көлеп, үзенең үткән бәхетләрен сөйләп китә, кияү булып кергән көннәрендәге рәхәтлекләрен сөйли.
Якуп карый һич туктаусыз:
– Йә, шуннан соң? Йә, сөйлә инде, тагын нәрсә булды? – дип сорый. Нури карттан бөтен эшнең вагы-төягенә чаклы сөйләтмәкче була.
Нури бабай:
– Аръягын әйтмә инде… – дип сүзен кисә, шул сүзенә,