көн дә кия торган вак кына кызыл бөрчекле аклы күлмәген, аның өстеннән бу ел гына тектергән бишмәтен кигән иде. Ул, монда кергәч, сыгылып төшкән талчыбыгы кебек, тагын да бөгелә төште. Гаять тә уңайсыз бер хәлдә бер почмаккарак сыенды. Берничә ерткыч песи уртасына читлектән егылып төшкән кечкенә сандугач нинди авыр бер хәлдә булса, ничек калтыранса, Галимә апа да шулай калтырана, нечкә йөрәгенең тибүләре бөтен гәүдәсен калтырата иде. Аның шул хәлдә торуы миңа кызганыч та, моңлы да, матур да булып күренде. Шушы минутта аның күзенә карыйсым, матур күзләрен күрәсем килде. Аны чолгап алган бу ерткычларны шунда ук куып чыгарып, Галимә апаны алар кулыннан коткарып аласы, аны үз иркенә җибәрү арзусы туды.
Күзләре ут кебек янган Сәйфулла малае, билен яшел билбау белән буып, бияләйләрен шунда кыстырган Гәрәй, аның янында бик зур эш күрсәткән кеше кебек тыпырчынып торган Гайфулла, бүреген кырын киеп, озын шарфын муеныннан уратып, очларын билбавына китереп кыстырган Сәлим һәм башкалар минем күзгә бик ямьсез һәм ерткыч җанварлар кебек булып күренделәр.
Мин элек Габдерахман бабайны бик ярата идем. Аның кайчакта безгә килеп сөйләшеп утырулары күңелгә килешле күренә, ак чалма киеп намазга йөрүләре бик матур булып күңелгә якын сизелә, аның турында мин: «Бу бик яхшы кешедер инде, җәннәткә керә торган кешеләрнең берсе инде бу…» – дип уйлый идем. Бүген мин аны да яратмадым, ул минем күземә юк артыннан йөргән, башкаларны юк өчен рәнҗетә торган усал, ямьсез бер карт булып күренде.
Озын Ибрайны мин электән дә яратмый торган идем, бүген ул бигрәк ерткыч, бигрәк ямьсез булып күренә иде.
Шул ук минутта Галимә апаның атасы Фәхри бабай белән әнкәсе Хәмидә әби күз алдыма килделәр. «Алар бу эшкә ничек түзәрләр, ничек чыдап тора алырлар икән?..» – дип уйлап алдым.
Фәхри бабай бик кызу кеше: ул үзенең улларын юк кына нәрсә өчен дә таяк белән кыйный, кырык ел бергә торган карчыгы аның ачуыннан курка, Хәмидә әби комганга җылы су салып куймаган өчен дә аның авыр сүзләрен ишетә… Шулай булгач, бу эш өчен Галимә апаны ни эшләтәчәк? Ялгыз Галимә апаны түгел, аның өчен Хәмидә әбине дә нинди авыр сүзләр белән тиргәячәк бит, дидем.
Хәзрәт, бу гөнаһлыларга бик ачу белән күз йөртеп алганнан соң, сүз башлап:
– Җә, кемнәр күргән? Кемнәр шаһит булып, үзләренең гуаһлыкларын[104] бирәләр? Шулар алгарак чыксыннар әле! – диде.
Хәзрәтнең бу сүзләрен ишетү белән, Гайнулла белән Сәлим, алгарак чыгып, кулларын намаздагыча алларына кушырып:
– Башлап без күрдек, хәзрәт, аннан соң Сәйфулла белән Гәрәй күрделәр… Шуннан соң башкалар да килделәр инде, – дип җавап бирделәр.
Боларның бу сүзләреннән соң Сәйфулла белән Гәрәй дә алга чыктылар һәм, үзләреннән сораганны көткән кебек, кулларын кушырып, хәзрәткә каршы бастылар.
– Сез дә күрдегезме? Кайда күрдегез? – диде хәзрәт.
Сәйфулла белән Гәрәй берьюлы:
– Күрдек, күрдек, хәзрәт! Бер-берсенә якын ук утыралар иде, – диделәр.
Шунда Гайфулла, урыныннан кузгала төшеп:
– Кочаклашып