Ризаэтдин Фахрутдин

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки


Скачать книгу

дигән бүлеге кертелде. Ул әле моңарчы матбугатта басылмаган. Биредә без аның ислам динен бөтен нечкәлекләре белән белүен, аның тарихында булган вакыйгалар турында коры мәгълүмат кына бирмичә, җентекле, тирән һәм мәгънәле нәтиҗәләр чыгаруын, һәрьяклап тикшеренү уздыруын күрәбез.

      Р. Фәхретдин дингә кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Мөрәүвәт, Изгелек, Итагатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы итеп карый. Бу аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора.

      Р. Фәхретдин яшьтән үк укыту-тәрбия эшенә бирелә һәм гомере буена аңа турылыклы булып кала. Тәрбия мәсьәләләренә, әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышлап бик күп китаплар бастыра. Әле кулъязма хәлендә сакланып, матбугатта басылмыйча, үз чиратын көтеп яткан язмалары да мәшһүр галимебезнең әхлакый мәсьәләләргә нинди зур игътибар бирүен күрсәтә. Югарыда телгә алынган «Юаныч» исемле китабыннан «Зыяфәт, туй», «Ашау-эчү» дип аталган бүлекләрне бу китапка кертү шулай ук зур әһәмияткә ия. Чөнки ул биредә бүген инде күбесе онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, исерткеч эчемлекнең зарары, исерткеч эчүдән котылу чаралары, исерткеч эчү аркасында килеп чыккан кайбер гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган башка бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Җәмгыятебез әхлакый яктан шактый бозылу нәтиҗәсендә, «әхлак» дигән югары төшенчә Р. Фәхретдин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшкән бүгенге көндә бу язмаларның әһәмияте бик зур.

      Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше буларак, Р. Фәхретдин үзенең балаларын да шул рухта тәрбияли. Кешелек сыйфатын бетерүче һәртөрле бозыклыкларга каршы гомере буе көрәшә. Ул бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы, бозыклыкларның анасы булган эчкечелеккә каршы гомер буе көрәш алып бара, кешеләрнең бу юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм олуг оят утына сала.

      Бу китапның азагында Р. Фәхретдиннең төрле вакытта төрле урыннарга язып куйган гыйбрәтле сүзләре дә бирелә, укучы өчен аларның да тәрбияви әһәмияте булыр дигән өмет бар. […]

      Р. Фәхретдин язмаларының теле ничек кенә шома булса да, аларда әле бүгенге укучы өчен шактый кыен урыннар бар. Чөнки ул чордагы әдәби тел чаралары бүгенге әдәби тел чараларыннан шактый аерылып тора. Бу гаҗәп тә түгел, ул чордагы уку йортларында гарәп, фарсы, төрек телләре бик төпле укытылганлыктан, шул телләрдән кергән сөйләм телендәге чуарлык язма телгә дә тәэсир ясаган. Ул үзенең әсәрләрен ана телендә, үзе әйткәнчә, төрки телдә яза. Ләкин гамәли кулланылышта булган гарәп, фарсы, төрек сүзләре, гыйбарәләре аңлауны читенләштерә. Ә кайбер тарихи чыганаклардан төп нөсхәдәгечә, ягъни нинди телдә язылган булса, шундагыча өзекләр китерү бүгенге укучыга