Ризаэтдин Фахрутдин

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки


Скачать книгу

дип фикерләгәннәр һәм «сәклау» белән «сәкълаб» бер нәрсә, шуңа күрә болгарларның славян булулары бар дип хөкем йөрткәннәр. Әмма чынлыкта Ибне Фазланның «сәкълаб» дип сөйләгән кавеме – славян түгел, бәлки финдыр. Бу югарыда да сөйләнде.

      16

      Болгарларның төрки нәселдән булулары һәм төркичә сөйләшүләре – соңгы галимнәр тарафыннан кабул ителгән бер хакыйкатьтер. Шуңа күрә бу турыда сүз озайтуга ихтыяҗ юк.

      17

      «Камусел-әгълам» да («Галәм сүзлеге») «Болгар» бүлегендә Дунай болгарлары хакында беркадәр җентекле аңлатулар бар.

      18

      Мөгъҗәмел-бөлдан (Илләр сүзлеге), 1 кис., 272 б.

      19

      Чулман – Кама.

      20

      Болгар шәһәрендә әсирләр сатыла торган бер базар булып, руслар үзләренең әсирләрен шунда китереп сатканнар. Шул әсирләрнең Иран, Гыйрак, Төркестан һәм Һиндстан, хәтта Әндәлес (Испания) өлкәләренә кадәр таралганлыгы риваять ителә. Славян кавеменнән булган бу әсирләр Болгардан таралу мөнәсәбәте белән чит мәмләкәтләрдә күбесенчә «Болгар әсирләре» һәм «Болгар кызлары» исемнәрендә йөртеләләр. Гарәп һәм фарсы шагыйрьләре тарафыннан шигырьләрдә мактаныла торган Болгар кызлары һәм Болгар мөслимәләре (мөселман кызлары) чынбарлыкта руслар тарафыннан Болгарга китерелеп сатылган славян кызлары була.

      21

      Пирманнар – Пермь өлкәсендә торучы кавем (пермяклар).

      22

      Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 15 б. «Нәһҗелфәрадис» иясе Мөхәммәд шәех Ясир 761 һиҗри елда вафат булган иде. Бу китап Истанбулда «Яңа җамигъ (мәчет) китапханәсе» ндә, 879 санда саклана.

      23

      Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар – нурларның матурлыгы серләрнең дөреслегеннән тора.

      24

      Кәшфез-зөнүн (Фикерләрне ачыклау), 1 кис., 204 б.

      25

      «Саксин» ның дөресе «Сакчин» булса кирәк.

      26

      «Биләр» сүзе төрки булганлыктан, әлеге кешенең үз араларыннан ислам йортына барып, дин өйрәнеп кайткан булуы да ихтимал. «Биләр» – «бик» һәм «бәк» нең кыскартмасы булган «би» нең җыелмасы күплеге яки ия, хуҗа һәм патша, хөкемдар мәгънәләрендәге «биләү»дән киләчәк заман яки «белү»нең киләчәк заманы булган «белер» булуы да мөмкин.

      27

      Әбү Хәмид Мөхәммәд ибне Габдеррәхим әл-Гарнатый әл-Әндәлеси – 1080–1169 елларда яшәгән испан-гарәп сәяхәтчесе һәм географы.

      28

      «Болгар» сүзе төрекләрнең олуг бер тармакларына исем булып йөргән кебек, шушы кавемнең хөкүмәт үзәге һәм ханнары торган мәшһүр шәһәрләренә дә исем булып йөридер.

      Иске Болгар шәһәре хакында ясалган карталарда Болгар шәһәрен ураган Иске Иделдән башлап бер ур күрсәтеләдер. Бу урның икенче башы уралып, янәдән шул Иделгә килеп тоташадыр. Бу ур бурап ясалган ныгытманың тышында идеме, әллә эчендә идеме, моны бик ачык белеп булмады. Урның бөтен буе 8 чакрым микъдарында.

      29

      Рамазан – ай елының тугызынчы ае исеме.