соң бу мәмләкәт «Казан мәмләкәте» дип шөһрәт тапты, «Болгар» исеме онытылуга якын калды.
Олуг Мөхәммәд хан, төрле вакытларда руслар белән сугышып, кайбер вакытларда русларны җиңсә дә, бу җиңүләреннән күзгә күренерлек яхшы нәтиҗә чыкмады. Һиҗри белән 849, милади белән 1445 елның җөмадиел-әүвәл[36] аеннан соң бу Олуг Мөхәммәд ханның хәбәре беленми. Углы Мәхмүд тарафыннан үтерелде, дигән хәбәр дә бар.
20. Моның углы Мәхмүд хан
Һиҗри белән 849, милади белән 1445 ел көз көнендә хан булды һәм һиҗри белән 868, милади белән 1464 елда вафат булды. Аның заманында электә Болгарда булган сәүдә кәсебе Казан шәһәрендә көчәя башлады. Казанның шөһрәте дә артты.
21. Моның углы Хәлил хан
Атасы вафат булганнан соң, һиҗри белән 868, милади белән 1464 елда хан булды. Хатыны нугай хөкемдары Тимур кызы Нурсолтан иде. Һиҗри белән 872, милади белән 1467 елда үзенең туганы Ибраһим хан тарафыннан төшерелде. Шуннан соңгы хәле мәгълүм түгел.
22. Моның туганы Ибраһим хан
Агасы Хәлил ханны төшереп, аның урынына хан булды һәм агасыннан калган җиңгәсе Нурсолтанга никахланды[37]. Вафаты һиҗри белән 884, милади белән 1479 елдадыр. Фатыймасолтан (Суфия), Нурсолтан исемендә ике хатыны һәм дә Илһам, Ходай колы (хәзер Ходайкол дип язу кабул ителгән. – Ред.) Миңлетаһир, Мөхәммәд Әмин, Габделлатыйф исемнәрендә биш углы, Хөршид исемендә кызы калды. Угылларының өчесе Фатыймасолтаннан булып, калган икесе Нурсолтаннан иде.
23. Моның углы Гали Илһам хан
Ибраһим хан вафат булганнан соң, Сарай адәмнәреннән кайберләре карт хатын углы Илһамны һәм кайберләре яшь хатын углы Мөхәммәд Әминне хан итү юлына керделәр, һәм шул сәбәптән араларында низаг чыкты. Ахырында беренче төркем җиңеп чыгып, Илһам хан булды.
Казанда Сарай адәмнәре һәм хөкүмәт әгъзалары арасында мәйданга килгән бу низагны уңышлы һәм уңайлы хәл итеп, Мәскәү кенәзе шайтанлык вазифасын үз өстенә алды, ханлык мәсьәләсендә икегә аерылган төркемнәрне бер-берсенә каршы кыздырды. Ызгышу һәм сугышу өчен яратылган татарларга бу эш җитә калды. Болар тәмам кызып җиттеләр, бер-берсенә һөҗүм итәргә әзер иделәр. Шул сәгатьтә (һиҗри белән 893, милади белән 1487 елда) Мәскәү кенәзе Казан өстенә үзенең гаскәрен җибәрде. Гаскәр Казанга килеп җитте һәм 9 июньдә Казанга керде. Илһам ханны әсир алды һәм кенәзнең әмеренә күрә Мөхәммәд Әминне хан итте.
Русларның Казанның эчке эшләренә катнаша башлауларының башы – шушы вакыйгадыр, дөресрәге, татар түрәләре үзләредер. Рус гаскәре Илһам ханны, анасы Фатыймасолтанны, хатынын һәм дә ике туганын, аны хан итү тарафында булган мирзаларны һәм кенәзләрне әсир итеп, Мәскәүгә алып китте. Шушы вакыйгадан соң Мәскәү кенәзе үзенең «кенәз» дигән дәрәҗәле исеменә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исемне дә кушты.
Илһам хан үзе, анасы һәм бер туганы әсир хәлләрендә Мәскәүдә үлделәр, ягъни үтерелделәр. Икенче туганы – Ходай колы чукындырылды. Шуннан соң кенәз аңа үзенең Евдокия исемле кызын хатын итеп бирде. Чукынганнан соңгы исеме – Пётрдыр