сәламәт булган Казан шәһәре.
Болгар төрекләренең шушы башкалаларында хөкем сөргән ханнары (хөкемдарлары һәм падишаһлары), беркадәр ышану мөмкин булган хәбәрләргә караганда, шушы затлар иде:
1. Сүлки
2. Моның углы Алмас[34]
Аның заманында һәм аның үтенүе буенча Багдадта Габбаси Болгар төрекләренең ислам кабул итүләре һәм хөкүмәт дине ислам булуын рәсми сурәттә игълан итте.
3. Моның углы Әхмәд
Аның Моктәдир биллаһ хәлифә заманында Багдад аркылы хаҗга барганлыгы һәм үзенә дә хәлифә тарафыннан байрак, әләм һәм дә башка рәсми бүләкләр бирелгәнлеге риваять ителә. Бу сәфәре, падишаһ булуыннан элек, шаһзадә вакытында ук булса кирәк.
4. Моның углы Талиб
Һиҗри белән 338, милади белән 949 елда Болгар шәһәрендә аның исеменә сугылган тәңкә бар.
5. Моның углы Мөэмин
Аның заманында һиҗри белән 358, милади белән 968 елда рус падишаһы Владимир, кыпчак төрекләре белән берләшеп, Болгар мәмләкәтенә һөҗүм ясады һәм күп зарар итте.
6. Хәйдәр
7. Моның углы Мөхәммәд
8. Моның туганы Сәгыйдь бине Хәйдәр
9. Бараҗ
10. Ибраһим
Бу кеше Һиҗри белән 560–561, милади белән 1164–1165 елларда сәламәт иде.
11. Моның углы Сәлим
Сәлим бине Ибраһим тарафыннан Болгар шәһәрендә сугылган тәңкәләрдә Габбаси хәлифәләрдән «ән-Насыйред-дин лиллаһи әмирел-мөэминин» дип язылган язу бар (ән-Насыйред-дин лиллаһи кырык җиде ел хәлифәлек урынында булып, һиҗри белән 622, милади белән 1225 елда вафат булган иде).
12. Моның углы Илһам
Илһам хан заманында, һиҗри белән 620, милади белән 1223 елларда, татарлар болгарлар өстенә килеп сугыштылар һәм тәмам җиңелеп кайтып киттеләр. 1237 милади елда татарлар икенче мәртәбә Болгар өстенә зур көч белән килделәр һәм болгарларны җиңделәр, зур түләүләр салдылар һәм күп байлык алдылар. Шулай булса да болгарларның үзләренең эчке эшләрендә беркадәр бәйсезлекләре калды.
13. Габдулла
14. Хәсән
770, 776, 778 һиҗри елларда Болгар шәһәрендә аның исеме белән сугылган тәңкәләр бар. Рус кенәзе һиҗри белән 778, милади белән 1376 елда Казан өстенә гаскәр җибәргән иде. Шул вакытта әмир Хәсән белән Мәхмүд руслар кулына әсир төштеләр һәм зур шартлар, күп түләүләр бәрабәренә азат ителделәр. Казан шәһәрендә күл башында, архиерей йорты капкасы тышында булган зур кабер ташы әлеге Хәсән каберенә куелган таш түгелме икән дип уйлыйлар[35].
Хәсән хан заманында рус кенәзе Дмитрий Константин углы, татарлардан Мамай мирза котыртуы белән Болгарга килеп, күп хәрабәлек ясаганлыгы риваять ителә. Алла белә, бу вакыйга югарыда искә алынган һиҗри белән 778, милади белән 1376 елның азагында булган булса кирәк.
15. Мәхмүд
16. Габдулла
Аның заманында татарлар Тимур исемендәге бер гаскәр башлыгы кул