шәһәр хакында тарихларда болай язылган сүзләр бар: «Төркестан өлешендә олуг бер шәһәр булып, Иделдән ерып кертелгән судан башка суы юк. Тирә-якларындагы халыклар тирмәләрдә торалар, үзләре ислам динен тоталар. Татарларның Болгар белән сугышу өчен хәрәкәт итүләрен ишетү белән, бу шәһәрдә торучы болгар сакчылары, качып, Болгарга кайттылар һәм вакыйгадан хәбәр бирделәр. Бу шәһәр шушы тирә-якта үзәк шәһәр булып торадыр иде. Соңыннан су астында калып һәлак булды, эзсез югалды».
Соңгы тарихчылар «Иделдән ерып кертелгән су» сүзләреннән Иделгә яки диңгезгә коя торган су һәм елга булуын аңлыйлар, шуңа нигезләнеп, бу шәһәр Җаек елгасы буенда булгандыр, диләр. Бигрәк тә Карамзинның: «Саксин кавеме һәм Болгар сакчылары, татарларның кузгалуларыннан хәбәрдар булып, Җаек буеннан качып, Болгарга бардылар», – дигән сүзе шушы фикерне куәтлидер.
Бу шәһәр Биләркә исемле елганың Чирмешән елгасына койган урынында иде, диләр. Болгар тарихчысы Ягъкуб бине Ногманның Әндәлесигә[27] сөйләвенә караганда, Болгар халыклары, үзләренә башлап ислам динен кертүче һәм өйрәтүче Биләр исемендәге кешене ихтирам итү һәм исемен мәңгеләштерү теләге белән, аның исемен шушы шәһәргә биргәннәр һәм «Биләр» дип атаганнар.
Болгар шәһәре Идел елгасыннан 4 чакрым арада булып, шәһәрнең читләре имән бүрәнәләрдән буралган буралар эчләренә таш белән ком тутырган ныгытма белән уратылган иде. Ныгытманың эче 3,5 квадрат чакрым киңлектә булып, агачтан төзелгән 520 ләп йорт һәм хисапсыз күп тирмәләр һәм чатырлар урнашкан иде. Ныгытманың көньяк тарафында һәм почмак булып килгән урынында сугыш өчен ясалган тагын бер ныгытма бар иде. Бу ныгытма бу көндә дә сәламәт булып, руслар ничә гасырлардан бирле җимерсәләр дә, һаман да башына җиткәннәре юк. Үзләре моны «городище» дип йөртәләр.
Багдадтан илчеләр делегациясе килгәндә, Болгар шәһәрендә 10 мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде.
Болгар шәһәренең шөһрәтле вакытыннан ядкяр булып калган тарихи истәлекләрдән «Кара сарай» һәм «Ак сарай» исемендә биналар һәм кечкенә бер манара бар.
Кара сарай үзенең фасады һәм матурлыгы белән Россиядә булган борынгы истәлекләрнең иң-иң яхшыларыннан саналадыр. Ләкин бу йортның нинди урын булганлыгы һәм нинди вазифа үтәгәнлеге мәгълүм түгел. Моның хакында халык арасында: «Бу йортта явыз һәм усал адәмнәрне хөкем иткәннәр һәм җәза биргәннәр», – дигән бер хәбәр бар. Шул мөнәсәбәт белән моңа «Хөкем сарае» дип тә әйтәләр. Тышыннан кара булып күренүе сәбәпле, «Кара сарай» дип танылган.
Бу сарай дүрт катлы булып, өстендә купол бар, аның уртасы тишекле. Түбән каты квадрат кебек һәм өйнең нигезе хөкемендә булып, һәр тараф дивары 17 аршын озынлыгында һәм 3 аршын биеклегендә, беркадәр җиргә батып торадыр. Бу бату заман үтү белән булганлык мәгълүм.
Өйнең ишеге төньякта булып, ишек янында астан өскә киткән тишекләр бар. Бу тишекләрнең