Туфан Миннуллин

Пьесалар / Пьесы


Скачать книгу

кая барып бәрелергә белмичә адашып йөриләр. Утыр. Синең дә ашыйсың киләме? Соңга калдың. Умачны синнән алда килгәне чөмереп бетерде.

      Бәхтияр Пугачёвка карап ала да учак янына чүгәли.

      Бәхтияр. Эшләрегез ничек, җирдәшләр?

      – Шуны сорар өчен төнлә йөрисеңме?

      Бәхтияр. Хәл белешү гаеп түгел.

      Мостаев. Лашманчының хәле билгеле. Кулыннан – балта, җилкәсеннән бүрәнә төшми.

      Бәхтияр. Кая барсаң – шунда зар, хәл сорасаң – уфтану… Алабуга моннан ерактамы, кардәшләр?

      Мостаев. Утыз чакрым чамасы.

      – Нәрсә син монда килеп төпченәсең?! Юлыңда бул!

      – Син, Шәрифҗан, эт кебек өреп кенә торасың.

      – Ачуны китермәсеннәр. Йөрәкне тырнамасыннар. Мосафир икән, юлларында булсыннар.

      Бәхтияр. Мин сиңа тимәдем бит, кардәш.

      – Тиеп кара, йә, тиеп кара. Кырам, бетерәм! (Балтасын алып, алан буйлап чабып йөри.) Кырам, бетерәм!

      Мостаев. Шәрифҗан!.. Шәрифҗан, ташла балтаңны!

      Пугачёвтан башкалар барысы да урыннарыннан торалар. Бәхтияр Шәрифҗанга каршы бара.

      – Барма, харап итә… Ул акылын җуйган.

      Бәхтияр Шәрифҗан янына барып, балтаны тартып ала да читкә ыргыта. Шәрифҗан үкереп елап чыгып йөгерә.

      Мостаев. Әйдәгез, үзен үзе харап итмәсен.

      Лашманчылар Шәрифҗан артыннан чыгып китәләр. Бәхтияр учак янына килә.

      Пугачёв. Кыю кеше икәнсең. Күрешергә кулыңны суз.

      Бәхтияр. Син кем?

      Пугачёв. Синең кебек үк юлаучы.

      Бәхтияр. Юлың кая?

      Пугачёв. Оренбург ягына. Синең?

      Бәхтияр. Кунгур өязенә. Бу якларга ничек килеп чыктың? Белгәнемчә, Ырынбур еракта.

      Пугачёв. Казан каласында читлектә идем – читлекләре тар булды. Шундый иркен дөнья барында тар читлеккә бөркет ничек сыйсын. Тау бөркете кыя эзли, дала бөркете даласына оча. Син дә читлектәнме?

      Бәхтияр. Миңа дигән читлек ясалмаган.

      Пугачёв. Бу заманда читлек ясау авыр эш түгел. Барып эләккәнеңне сизми дә калырсың. Күреп торам, безнең язмышлар уртак.

      Бәхтияр. Каян беләсең?

      Пугачёв. Ишетеп тордың – балта күтәргән кеше әйтте – дөньясы тулы мосафир, кая барып бәрелергә белмичә адашып йөриләр, диде.

      Бәхтияр. Мин адашмадым. Мин эзлим.

      Пугачёв. Нәрсә эзлисең?

      Бәхтияр. Хаклык.

      Пугачёв. Таптыңмы соң?

      Бәхтияр. Юк.

      Пугачёв. Юк. Эзләп табылмый ул хаклык. Хаклыкны эзләмиләр, туган. Хаклыкны тартып алырга кирәк.

      Бәхтияр. Кемнән?

      Пугачёв. Кем урлаган – шуңардан. Ишеткәнең юкмыни, халык нәрсә сөйли. Пётр Өченче дигән патша исән, дип сөйли. Үлгәненә ун ел – халык ышанмый. Екатерина патша Пётр Өченче дигән патшаны үтертмәкче булган, ди. Кара халыкны яклаганы өчен. Пётр Өченче качып котылган, ди. Яңадан тәхетен даулый, ди. Бәлки, хаклыкны, безнең бәхетебезне Екатерина патша урлагандыр? Урлагандыр да боярларга саткандыр?

      Бәхтияр. Син әкәмәт кеше булып чыктың.

      Пугачёв. Кайда гына, кайларда гына булмадым мин, нужаларның ниндиләрен генә күрмәдем. Өстем ялангач, тамагым ач булды, төрмәләрдә күпме көн үткәрдем. Бер Ходаем үзе генә белә. Моның