булып гомрем үтде,
Мондан болай тәкъдирдә калай[3] язар?
Карасаң, Акмулланың диваны1+ бу,
Диванда – шүлләгәнгә[4] ширбәтле су;
Бәйтенең бере көләр, бере сүгәр,
Туры сүз2+ берәүгә – им, берәүгә – у[5].
Тәзкирә[6] буламы дип язган булдык,
Хата булса, гаффарсыз[7], йа Аллаһу!
Күңел дәрде кузгалып тышка чыкды —
Тулган суң чыдатбады[8] эчтәге4+ бу!
I
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!..
Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып…
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән…
Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе
Казанда бер фазыйль[9] чыкды алмас булып,
Хасидләре[10] күбәйде гам-хас булып[11],
Мәгани җәваһирен[12] кулга элгән,
Хәкаикъ[13] диңгезендә гаувас[14] булып,
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гъәсрәт[15];
Хәмде лиллаһ, бу диярда[16] бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны[17] кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Янбугыссәлямәтдән[18] юллар ачып,
Әнһарелхәкаикъны[19] агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле[20] йөрәк биргән;
Мөһәндисләр[21] сизмәгән йирдән казып,
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы[22] – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чүлләгәнләр[23] куангандай;
Дөррәсендән[24] канча бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкләрен[25] күргән адәм куангандай,
Голямага[26] сәрдар булып ту[27] алгандай;
Мөбариз мәйданына бу чыккан соң[28],
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңлаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс[29] чобалгандай.
Палуанлардан[30] йыгълып бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
Мөселманга каршуга лаикъ имәс,
Инсафлы урыс күрсә инангандай,
Ул бер фазыйль галляма[31] – узган тапдан[32],
Хаззы[33] бар дәрәҗәи иҗтиһаддан;
Әгъдасенә[34] җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗаһидмез[35] алгы сафдан.
Дәкаикътә[36] мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Мисленә әһле гасыр гъәдил тапмай[37],
Йөрәген мөганиднең[38] яндырган ул.
Һәр йирдә сәнәд[39] илә сүзе баһир[40],
Халенә къале[41] шаһид көндәй заһир[42];
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр[43]
Мәгърифәтерриҗальдә[44] мондай маһир.
Үтә алмайлар эзендән басып аның,
Китә алмайлар юлындан ашып аның;
Хакъ нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын аның[45]!
Аһ, дәрига[46]! Баралмадым кашына аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүледдәкаикъдан[47]
Агызган