Денисның мактануын тыңлау кызык түгел… Шайтан алгыры! Ул йодрыкларын төйнәп һаваны ертып алды… Күңелендә нәфрәт уянды. Юк, Дениска түгел… Аның кайгысы юк иде әле. Коллекторларга. Ләйләнең телефон номерын каян тапканнар, диген… Нәрсә, болар чынлап та аның тормышын тамугъка әйләндермичә туктамаска итәләрме? Тагын кемнәргә шалтыраттылар икән? Шайтан алгыры… Бүген үзен дә сәгать саен баш катырып, җәфалап бетерделәр ич. Бүген иптәш егетләре белән сыраханәгә баруы да эш табып, яки берәрсеннән бурычка алып торып булмасмы диюдән иде. Булмады. Үзеңә генә янаулары бер хәл әле ул, ә әти-әниеңнең, якыннарыңның, таныш-белешләреңнең телефонын табып шалтыратулары икенче нәрсә, күпкә хәттәррәк.
Менә шундый хәлиткеч мизгелләрдә ярдәм кулын сузган әткәң-әнкәңнең игелеген мәңге онытырлык түгел дә бит… Онытыла шул… Күп очракта онытыла… Әрләү-тиргәүләре белән җаныңны кимерә башладылармы, иң әшәке кеше кебек тоелалар… Ә чынында иң кабәхать кешеләр бөтенләй бүтән булып чыга…
Банкомат янына килеп басуга тагын телефон шалтырады. Тагын таныш түгел номер иде. Илнур бу юлы коллекторлар булуыннан да куркып тормыйча трубканы алды:
– Алло…
Дәшмәделәр.
– Алло… Ник дәшмисез…
Теге очта кемдер тамак кырып алды. Һәм карлыккан ир-ат тавышы янаулы да, мәсхәрәле дә тавыш белән сөйли башлады:
– Усыра-усыра йоклап ятасыңмы, бөҗәк? Ә бит тыныч йоклау өчен башта бурычыңны түләү кирәк…
Юк, төн уртасында шалтыратуын да кичереп булыр иде. Илнурның кулында акча бар. Итәгатьле генә итеп сөйләшсә, хәзер түлим, борчылмагыз, дип кенә әйтер иде. Ләкин мондый мәсхәрәле сөйләшү аның канын кайнатып җибәрде.
– Ә үзең ник йокламыйсың, бөҗәк, – диде Илнур тамак төбеннән чыккан нәфрәтле тавыш белән, – Бүген кылган ялгышларың тынгылык бирмиме?
– Һо-һо, бабасырга канат үскән, – дип көлгәндәй итте коллектор, – Әллә акча таптыңмы?
Илнур нәфрәтеннән тончыгыр чиккә җитте. Шиш сиңа акча күчерү! Очрашырга кирәк, менә шунда арт сабагыңны укытып, акчаңны кулыңа тоттырып җибәрермен. Ә әлегә… Тик ул салкын канлы булырга тырышты:
– Таптым. Иртәгә кичкә очрашабыз, шунда бирермен.
– Ха-ха… – теге тагын көлгән кебек итте, – Ә син бурычыңның ике тапкырга артуын беләсеңме?
– Юк, белмим. Биш мең, яки бөтенләй түләмим.
Илнур үзенең кискен һәм катгый сөйләшүенә үзе дә аптырап куйды.
– Кайчан очрашабыз.
– Кич. Уннар тирәсендә.
Теге якта мәсхәрәле көлү тавышы яңгырады:
– Ә синең якын кешеләреңнең барсын да мин беләм. Кайберләре шундый яклаучысыз. Сәгать уннар җиткәнче мин шулар белән уйный торырмын…
Бер мизгелгә бу тавыш коточкыч фильмнарындагы маньякларныкын хәтерләтеп куйды. Илнур нәфрәтеннән берни әйтәлмәде. Ә теге очтан:
– Иртәнге якта. Кайда һәм ничәдә икәнен үзем әйтермен, – дип сөйләшүне өзделәр.
Шайтан алгыры! Эшләр тирәнгәрәк китә бугай. Әллә түләп кенә куярга да котылыргамы соң? Ләкин Илнурның нәфрәте көчле иде. Бу адәм белән очрашырга