Марат Кәбиров

Тик син генә…


Скачать книгу

түземсезлек белән көтәләр иде. Ник шуны унсигез яшькә кадәр итәргә кирәк булгандыр инде. Элек уналты яшьтә үк өйләнешеп тормыш корып җибәргәннәр, итәк тутырып балалар үстергәннәр, тавыш-гауганы белмичә, мәхәббәттә тату гомер иткәннәр. Ә хәзер…

      Югары уку йортына да кочаклашып барып керделәр. Филология факультетына. Икесе дә әйбәт укый иде. Илнур күңеленнән генә язучы булырга хыяллана, бүлмәсендәге иң яшерен урында берничә әсәре дә бар, тик аларны әле хәтта Ләйләгә дә күрсәткәне юк иде. Ләйләнең теләге – укытучы булу. Институтта да гел бергә булдылар. Һәм үзләренең кияү белән кәләш икәненә тамчы да шикләнмәделәр. Берәү дә шикләнмәде. Төркемдәшләре аларның бер-берсен яратуын белә һәм шундый якты мәхәббәткә сокланып, хәтта бераз көнләшеп тә карыйлар иде.

      Көнләшерлекләре дә булгандыр. Илнур бик әллә кая киткән чибәр егет тә түгел, өс-башы да гади генә, күбесенчә абыйсыннан калган киемнәр… Кесәсе дә такы-токы. Әти-әнисеннән матди ярдәм бик эләкми, үзе каян эш таба шуның исәбенә көн күрә, ә эш дигәнең гел генә табылып та тормый. Менә шундый гади генә егет янында Ләйлә кебек алиһә йөргәч, көнләшсәләр дә аптырырлык түгел инде.

      Әлбәттә, Илнурның кимсенгән вакытлары да аз булмады. Ләйләне затлы рестораннарга йөртәсе, диңгез буйларыннан ял иттереп алып кайтасы иде дә бит… Һич югында уртача гына бер җиңел машина белән каршы аласы, озатып куясы, теләгән җиреннән әйләндереп алып киләсе иде. Тик әлегә аның мөмкинлеге юк шул. Әлегә…

      Ләйлә моңа артык игътибар итми иде бугай. Акыллы кыз ич инде ул, барсын да аңлап тора, үзе дә Илнурныкы шикеллерәк гади гаиләдә туып үскән кыз. Бөтен илдә акча хакимлек итсә дә, алар дөньясында мәхәббәт тәхеттә иде. Алар бар, бергә һәм шуның белән бәхетле иделәр.

      Көннәрнең берендә аларның төркеменә яңа студент күчеп килде. Денис исемле. Әллә кая киткән егет түгел инде. Кыска гына буйлы, ябык гәүдәле. Битен тимгел тимгел булып сипкел баскан. Сары сыек кашлары астыннан соры күзләре ялтырый. Борыны урынына камыр уып чәпәп куйган кебек. Кыскасы, ашык-пошык ясалган Яңа ел алдыннан подъезд алдында ашык-пошык ясалган Карбабай шикеллерәк бер нәрсә, бернинди матурлыгы юк.

      Тик ул бик хикмәтле егет булып чыкты. Беренчедән, өс-башы ис китмәле – бөтен киеме затлы, яңа гына энәдән чыккан шикелле. Икенчедән, үзен бик иркен тота, хәтта укытучылар белән дә югарыдан карап сөйләшә. Тегеләре дә моңа юл куя, Илнур шулай кыланса мизгел эчендә урынына утыртырлар иде, ә моңа бер сүз әйтүче юк. Соңыннан ачыкланды инде, бик зур бер түрәнең баласы икән. Бер үк вакытта экономика факультетында да укый, филологияга килүенең сәбәбе бер – монда иңглиз телен яхшы укыталар. Чынлап та яхшы, мәктәптә ун ел укып берни өйрәнә алмаган Илнур да монда килгәч, ярыйсы ук алга китте. Шуңа күрә, Денисны да алар төркеменә урнаштырганнар.

      Ләйлә баштарак Дениска көлеп кенә карый иде. Теге ни әйтсә дә гел аркылы килә, ирештерә, хәтта мәсхәрәли дә кебек. Илнур моңа илтифат итмәде, гаҗәп тә түгел – әтисенең байлыгы белән мактанып, шуңа аркаланып йөргән егетләрне ул үзе дә бик өнәп бетерми. Тик егет