бүлмәдә торган олы сандыкның бер тартмасында суд кәгазьләре әле дә саклана. Нәрсәгә сакларга аларны, йә?! Әнисе белгәндер инде… Ире Фәһим белән Мәлик кияүләренең үзләре чыгып сугыша башлады дигән ялган шаһитлау аркасында, бик озакка утыртылуларына үкенеп, эчтән янып сөйләгән иде ул. Шуларның берсе Шәле Зәйнулланың Күндәге чыбык очы булган, имеш.
Мәликне – унике, Фәһимне ун елга утыртканнарын ишеткәч, әнисе Ворошиловка хат яза. «Әтием Сезнең кул астында хезмәт итте, мин авылда иң җаваплы урыннарда эшләдем, сез амнистияләр өчен җаваплы икәнсез, иремне коткарыгыз әле», – ди. Хөкүмәт башлыгыннан мәгънәсез кәгазь кисәге дә килми.
Килергә, маршал Климент Ефремович Ворошилов үзе дә Сталин репрессияләренең башлап йөрүчесе булган бит. Әнисе шушы кешегә ничек ышаныч-өмет белән карый алган?.. Ул 1953–1960 елларда СССР Югары Советында Президиум белән рәислек иткән. Аның сүзеннән нәрсәдер торган бит инде?! Тик менә миллионлаган кешеләрнең гозерле хатлары андый зур җитәкчеләргә барып җитә микән – Зөлфирә шуны белми.
Аңа менә, әтиегезнең дүрт баласы арасыннан иң яратканы син идең, диләр. Шуңамы, Воркутгулагка этап белән җибәрелер алдыннан, төрмәгә дә ул аны гына чакырта. Ичмаса, анысын булса да күреп калыйм, ди.
Зөлфирә төрмәне томанлы гына хәтерли. Дүрт яшьлек баланың исендә ни калсын? Ашаган тәмле ризыгы инде. Төрмә кешеләре, Зөлфирә килгәнне белгәч, кәнфит ише нәрсәләр чыгаралар. Шулвакыт, әти, монда гел тәмле нәрсәләр генә ашаталар икән, мин дә төрмәдә калыйм әле, дип елаганын ачык хәтерли. Әллә хәтерли, әллә кешеләр гел исенә төшергәннән хәтеренә сеңеп калган?.. Әнисенең, сеңелләре турында көлеп сөйләгәнен чынга алып, анда кием дә, кәнфит тә акчага түгел, әтигә рәхәт икән, дип, соңрак абыйлары күршеләренә кереп әйткән. Аларның берсенә – алты, икенчесенә җидедән артык яшь булган.
Зөлфирә шул чагында беренче тапкыр тимер карават күргән икән дә, тик анысын хәтерләми. Утырган саен ишелә дә төшә икән карават, рәтләгәч, тагын җимерелә икән. Монысына Зөлфирә: «Калаватлалы бел дә тәтәй түгел», – дигәнме шунда.
Кызык тоела инде хәзер. Сабыйлар сүзе һәрвакыт кызык кебек тә бит. Зөлфирәнеке менә кызык та, кызганыч та. Әтиләре төрмәдән кайтканда да өйләрендә сәке генә иде әле.
Мәлик белән Фәһим икесе ике җиргә эләгә. Озакламый әтиләреннән – Воркутадан – хат килеп төште. Монда тормыш ярыйсы, әлегә зарланырлык түгел, ач булсаң, җәйләрен мүк җиләкләре җыярга була икән… Әнисе шул кичне тәрәзәдән төшкән ай яктысында атагыз, мүк җиләген җыеп ашасаң була, дип сөенгән, ул да булдымы яхшы тормыш, дип еламсыраган иде.
Әле соңрак, еллар узгач, Ворошиловны миһербансыз дип сүгеп, Бериядән юкка гына курыкмаган икән, үзе дә бер юньсез булган, дип, аның турында бер русча такмазаны такмаклап утырганын хәтерли Зөлфирә. Берияне кулга алуда катнашкан Ворошилов турында халык шушындый җыр чыгарган булган, имеш:
Цветёт в Тбилиси алыча
Не для Лаврентий Палыча,
А для Климент Ефремыча
И Вячеслав Михалыча.
Әтисенә төрмә срогын кыскартырга