Еники чорга хас заман героен төп герой Зөфәр образы аша ача. Аның эш-гамәлләре эчке дөньясындагы яшерен уйларыннан, алдына куйган максатыннан аерылып тора: «Ул – реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр –менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә иде: бәхет – үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм рухи бәйсезлек ул!» Әлбәттә, әсәрдә күтәрелгән бәхет проблемасы һәр образ очрагында индивидуаль чишелә. Әлеге проблемага бәйле рәвештә персонажларны ике капма-каршы төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе: Зөфәр Сабитовның эчке кичерешләрен, уйларын, чын ниятләрен белмәгән сурәттә дә төп чыганакны материаль байлыкта һәм акчада дип исәпләүче Зөфәрнең абыйсы Зариф, «әйттем-бетте» Хәмит, маклер Гайсә Курамшин, Зөфәрнең каенатасы. Икенче төркем: рухи яктан бай, шуннан бәхет табып яшәүче Рәшидә, Сәкинә, Таибә абыстай, Хөршид. Әдәби тәнкыйтьтә, Зөфәр Сабитов образын бәяләгәндә, матди байлык, шәхси тормыш кысаларында гына өйрәнү еш күзәтелә. Әмма Сабитов үзе яшәгән иҗтимагый таләпләрдән, хезмәттәшләреннән, эш мохитеннән дә аерылып китмәгән. Әмма әсәрдә аның эш процессын яктырткан бер генә эпизод та юк. Шулай булуга да карамастан, Зөфәрне хезмәт урынына яшерен җепләр бәйләп тора. Шуңа күрә дә, аны бәяләү өчен, «Зөфәрсез ул сыңар кулсыз!», «тәҗрибәле работник» кебек гыйбарәләр кулланыла.
Зөфәрнең нинди юллар белән максатына ирешәчәге билгеләп куелган: «…агым уңаена агарга… заманга аркылы килүдән сакланырга… һәрвакыт уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк». Аның шушы сыйфатларын тулырак һәм киңрәк ачарга мөмкинлек биргән урын – гаилә. Әнисе Таибә абыстай – Зөфәрнең бердәнбер ышанычлы таянычы кебек, ләкин ана кеше улының мөнәсәбәтен йорт сатып алу вакыйгасында ачык күрә. Йорт Таибә абыстай исеменә языла. Әмма йортка барып урнашканчы ук, Зөфәр аннан васыятьнамәгә кул куюны таләп итә. Моның өчен әнисе Зөфәргә эченнән генә рәнҗи. Ә. Еники иҗатында изге буларак сурәтләнә торган ана образы «Рәшә» повестенда Зөфәр кулындагы «җанлы корал»га әверелә.
Зөфәрнең сеңлесе Хөршидәгә килсәк, бөтенләй икенче мәсьәлә: ул яшь килеш читлеккә бикләнгән җәнлекне хәтерләтә. Яшьлеге, тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсендә моны аңлап җитмәгән Хөршидәне абыйсының күрше кызы Люсяга булган мөнәсәбәте хәйран калдыра. Ул абыйсы Зөфәрнең ниндидер «бөркәнчек» ябынып яшәвен ачык «күрә», шуның өчен аның әйләнә-тирәдәге барлык җан иясеннән, тереклектән куркуын өнәп бетерми.
Зөфәрнең сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан абыйсы Зариф гаиләсен дә, әнисен дә, энесен дә сөендерә. Зариф, Зөфәр белән алган йорты, киләчәк планнары турында фикер алышу вакытында ике ир туган, уртак фикергә килеп, яңа йортка бергә күченергә уйлыйлар. Бу уйларын Зариф хатыны Сәкинә боза – ул үз гаиләсе белән аерым яшәргә теләвен белдерә. Сәкинә характерының тәвәккәллеге, кискенлеге алдында Зөфәр көчсезләнеп кала.
Язучының иҗат концепциясендә чагыштыруларга зур урын бирелә. Зөфәрдә йорт та, байлык та, акча да – барысы да бар, ә Зариф