Амирхан Еники

Матурлык


Скачать книгу

доверенный булып эшләгән. Эре сөякле, озын буйлы бу кеше кайчандыр бик мәһабәт-таза булганга охшый; хәзер дә әле, йончып, шиңеп бетсә дә һәм киң аркасы бөкерәеп чыкса да, гүя борынгы килбәтен сакларга теләп, гәүдәсен ничек тә туры йөртергә тырыша… Тавышы көр, сөйләгәндә гөрелдәп чыга; үзе русчаны шундый оста, шундый саф, чиста итеп сөйләшә –татар кешесе дип тә белмәссең. Гомумән, аңарда татарныкы дип әйтерлек берни дә юк иде». Әдип, аның сыйфатларын ачканда, өстенә киеп йөри торган драп пальтосына туктала. Ул тыштан шактый әйбәт күренсә дә, эчтән тузган. Пальто сыйфатларын аның хуҗасына күчереп, Еники аның ике яклылыгын – эчке һәм тышкы дөньясындагы контрастны ассызыкларга тели. Шуның өстенә пальто картның үткән тормышының матди яктан ныклы булуын, объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә генә мескен хәлгә калуын дәлилли.

      Зөфәр Сабитовның эшендә дә шундый ышанычлы кешесе бар. Көтмәгәндә килеп төшкән ревизия вакытында Хәмит үзенең «дус»лыгын таныта: «…сукыр тычкан эзеннән йөреп карыйк әле, шәт, берәр йомшак җирен капшарбыз. Ревизор дә чуеннан түгелдер әле». Хәмит канаты астында Зөфәрнең хәле җиңеләеп китә. Әмма аларны икесен беррәттән куярлык түгел, Хәмит Зөфәр белән чагыштырганда – «вак балык». Шуңа күрә Хәмитнең һөнәрен дә, шәхесен дә ачу өчен, кыска гына аңлатма җитә: «Ярымсәүдәгәр, ярымарадаш. Талантлы, үткен-зирәк, әмма чиктән тыш индивидуалист, үзенчә «хөрлек сөюче һәм үз рәхәте өчен генә яшәүче оясыз-нисез бер ялгызак кеше…» Моннан тыш, Зөфәр һәм Хәмитнең яшәү рәвешләре арасында зур аерма күзгә ташлана: беренчесен «…йорт-җирле, чибәр кәләшле, бала-чагалы солидный тормыш» кызыксындырса, икенчесен «…кайтып ятарга бер бүлмәм булса, миңа шул җиткән. Тик кесәмдә ике сберкенәгә йөрергә тиеш, дигән… ирекле кәккүк!» булу канәгатьләндерә.

      Өченче – шәхси якны ачу юнәлеше Рәшидә образы белән бәйле. Рәшидә үз хыял-өметләре белән яши: «…Әгәр минем көтәр кешем булса иде, мин, намусыма түгел, кигән туфлиемә дә тузан бөртеге төшермичә, аны көтәр идем, биш ел да, ун ел да, гомерем буена да көтәр идем». Автор, Рәшидә-артистка образын биреп, Зөфәрнең һөнәре белән генә түгел, ә яшәү рәвеше белән дә артист булуына басым ясый. Шушы сыйфат аны чолгап алучылар өчен куркыныч. Вакыты-вакыты белән Зөфәрнең хисләре басылып калган кебек тоелса да, аның исәбе, инстинктив саклык белән эш итүе өстенлек ала. Рәшидә Зөфәр образының интим, чит күзгә ят якларын ачуга ярдәм итә. Язучы тарафыннан һәр күренешкә, һәр вакыйгага Зөфәр күзлегеннән чыгып бәя биреп бару шуны раслаучы дәлил булып тора. Тышкы ялтыравыклык астында яшеренгән Сабитовның киләчәккә планнары бөтенләй башка: «…Акыл исәбе түгел, йөрәк таләбе көчле чак…» – дип билгели Зөфәр яшәү принцибын. Зөфәрнең чын уйларын, планнарын, мәкерле фикерләрен ачык күрсәтү өчен, автор тарафыннан Рәшидәнең саф, ихтыяри, керсез күңеле җирлек итеп алына. Рәшидә – сөяркә булыр өчен бик тә уңай, бик тә кулай хатын. Үзе япа-ялгыз, үзе чибәр-сылу, үзе яшь артистка – мондыйны бит махсус эзләп тә таба алмыйлар дигән нәтиҗә ясап куя. Автор исә