(күрсәтә) – йомшак! Күзне йомдым. Ачсам – тик торабыз. Ник бармыйбыз, мәйтәм. Пычак теллесе туры килде, җен баласы. «Кая? – ди бу. – Бу сиңа туалет мәллә – кердең дә җәелдең?» – ди. Андый чакта мин дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел… Ә син телеңне тый, мәйтәм, синнән бит әлегә кәгазь сорамыйлар… Сугып алдым шулай итеп (күрсәтә) премия белән бәрәңге акчасы яткан кесәгә…
Җәваһирә. Тинтәк. Таласа?
Раушан. Шым булды. Миңа, мәйтәм, шундый җир кирәк иде. «Апкил шуны, белмим нәрсәнеме?» – ди. Берәр музыкалы төш, мәйтәм. Күрсәтәм шулай. Ул да күрсәтә – менә болай… Ресторангамы, янәсе. Юк, мәйтәм, миңа концерт кирәк, музыка, кешеләре күп булган җир.
Җәваһирә шлангның мунчадагы очын бер савыттан икенчесенә күчерә.
Кузгалып китәбез дигәндә, болар кереп утырды.
Җәваһирә. Кемнәр? Кем әле – Идрисовлармы?
Раушан. Идрисовлар түгел, ә бөтенләй бүтән – едрис-вертислар алар, менә кем!.. Кереп утырдылар да «фәлән төшкә!» диләр. Фәләннәре төгән төш икән – ерак. Таксичы юк, буш түгел дип карый, әнә бүтән таксилар бер көтү дип тә карый…
Җәваһирә. Әүвәл таксиларны тота алмыйлар иде түгелме соң?
Раушан. Койрыкларын кискәннәр аларның. Хәзер үзләре кеше тота алмыйлар… Тегеләр төшми. Берсе принцип дип бәйләнә. Икенчесе: «Сиңа кысанрак булыр инде, дәдә, төшеп тор», – дип… «Әһ» тә итми калдым – асфальтта ятам. Андый едрис-вертисларга өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин!.. Ә берсе портфель тоткан бит, оятсыз! Андыйны, хәтерләсәң, уполномоченныйлар гына тотып йөри торган иде… Аңга килсәм, кеше иткәнмен мин боларны – чыккан берсен тәгәрәтеп кенә торам. Чыга торалар, таксига кире кереп кача торалар. «Гражданин! Нишлисең?» – дип, иңбаштан кактылар минем… Ә ни өчен безнең гражданин икәнне җыен җыентык едрис-вертислар искә алмый? Шулай итеп, гражданин иттеләр мине…
Раушан артында милиционер пәйда була.
Милиционер (аның иңбашына кагыла). Гражданин! Нишлисең?
Раушан. Нишлим? Менә бу плебейларга үзләренең гражданин булырга тиешлекләрен исбатлап ятышым. Үз караватларыннан сөйрәп төшерделәрмени?!
Милиционер (читкә). Нигә сөйрисез аны, егетләр?
Раушан (Җәваһирәгә). «Безнең әле кунакка барышыбыз гына, ә аның инде кайтышы», – дип көлештеләр генә!
Милиционер (читкә). Шофёр, шулаймы?
Раушан. Шофёр ыжламады да. Тизәк тибеп очырдымыни – өч тәңкәгә сатты. «Үзе бәйләнде. Суган саткан акчаларын кая куярга белмичә йөриләр шунда!..» Менә, хатын, шофёр шулай диде. (Калтыранып китә, читкә.) Син, ялагай!.. Намусыңның итек олтаны!
Милиционер (Раушанга). Әйдә, аңлашырбыз.
Раушан. Кая?
Милиционер. Ерак түгел. (Аны алып китә башлый.)
Раушан. Беләсеңме, хәзер менә син мине җитәкләп алып барган кебек итеп, мин бер немец генералын полк штабына илткән идем. Минем батарея егетләре яндырган танктан эләктердек. Чолганыштан ычкынмакчылар иде. Миңа шуның өчен Кызыл Байрак ордены биргәннәр иде.
Милиционер. Мин сине аның өчен түгел, эчкәнең, сугышканың өчен алып барам.
Раушан (Җәваһирәгә). Ярар. Кердек… Монау… безнең ишегалды