«Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә!» дигәнгә охшаган бер төше? Каравылчы Сөббух бабай йөгереп кергән иде, кемне кыйныйлар дип… Менә шушы тәлинкәдәге Армстронгның үзен күрәсе килә, җен баласы! – дип, ул Зәйтүнәгә патефон тәлинкәсен алып күрсәтте.
– Чәче агара башлаган ир тиктормастан күгәрек патефонга биеп ятамы инде? Кара ул башыңны – тузганак, өрдең исә, бөтен чәчең очып китәргә тора лабаса.
– Тиктормастан шул. Патефон көен әйтәм: яңа ачылган ярамыни!.. Унбиш ел буе биелмәгән, ә ярты Европаны айкап кайткан аяк тик торырга күнекмәгән – шуңа биелде.
– Уйлап та чыгарасың, билләһи, булмаганны.
– Булган, бик булган. Берлинга барып җиткәнче шушы тәлинкәне уйнаттык. Белдеңме?
– Ни гомергә бер уйнатып караган тәлинкәңнең ни икәнен каян белим мин? Сугыш безнең үзебезне тәлинкә итеп әйләндерде. Тик җыр түгел, ыңгырашу гына чыга иде.
– Уйнатырга вакыты юк ич. Безнең гомер Гитлер туктата язган дөньяны яңадан әйләндереп җибәрергә генә җитте.
Зәйтүнә өйгә кереп китте.
Шәймәрдәннең күз алдына бер сугыштан соң исән калган расчётының, сөремле әрҗәдәге патефон тирәли утырышып, шартлаулар шадралап бетергән кыр тынлыгында ялгыз торба изалануын тыңлавы килеп басты. Әнә ул үзе, Шәймәрдән, туп станинасына утырган килеш күзен кысып, янган солы басуын күзәтә. Ә сугыш тәмам басылгач, өйгә кайту юлында һәр станция саен да шуны уйнатулары, сугыштан кайтып кергән көнне тирә-күрше белән, аннары кызын һәм улын тезенә утырткан килеш, иң соңыннан Зәйтүнәсе белән икәү генә калгач та әйләндерүе исенә төште. Луи Армстронг. Кызык исем, җен баласы! Бу чит исемне пуля сызгырулары, көзән җыергандагыча катып калган бармаклары белән җир тырный-тырный үлгән җәрәхәтле солдатлар елавы, сугыштан соңгы игеннәрне урган комбайны, тракторы гөрелтеләре – һәммәсе хәтердән ничек йолыккалап бетермәгән икән соң? Ул ми тамырларына нинди җепләр белән тегелгән икән дә, һәр авазы белән ничек шулай яктырып тора икән?
Хәер, нәрсәсе гаҗәп? Алай дисәң, үзе үстергән-җыйган иген микъдарын санамаса да, үзе азат иткән күпме авыл-шәһәр исемен кабатлый алыр иде Шәймәрдән Касыймханов! Коттбус, Люббен, Цоссен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтов һәм, ниһаять, Берлин… Бу аның туктаусыз сугышларда, әмма инде соңгы сугышларда үткән соңгы көрәш юлы. Луи Армстронг. Быргысын ничек шулхәтле сызландыра ала икән ул? Тылсымлы кодрәт белән микән, әллә гап-гади һәвәслек беләнме? Ничек кенә булса да, могҗиза могҗиза инде ул! Менә бүген дә ич: аның эшсезлектән интеккән җанына чишмә булып бәреп керде. Бәреп керде, җилкән итеп әллә кайларга илтеп ташлады. Татылмаган бөтен рәхәтлек, дөньяның бөтен сәерлеге, ул күрмәгән һәм күрмичә үлеп тә китү ихтималы булган бөтен нәрсә Шәймәрдән өчен әнә шул Л-У-И А-Р-М-С-Т-Р-О-Н-Г дигән җырчы исеменә сыеп беткән шикелле. Әгәр язмышына язган юлларны тагын бер мәртәбә урап-урап йөгерергә керешсә, елан булып боргаланган-сыргаланган, әкертен-әкертен җыела килеп, күкләргә күтәрелгәндәй яңгыраган бу быргы тавышын кабат очратыр иде микән ул – шуны беләсе килде. Дөньяда бер-берсенә охшамаган, бер-берсен кабатламаган нәрсә бар микән? Аның зиһенендә, бәлки, кайдадыр тагын бер Шәймәрдән