бугай. Әйе, сугышның тынып торган бер мәлендә концерт куйгач. Кайтыр юлда, ерганакка төшеп машиналары баткач, аларга ялан кыр буйлап фронт сызыгы ягына атлаган бер татар егете булышкан иде. Госпитальдән чыгышы икән. Әллә кайта бу туган ягына, әллә татар моңын кабат ишетәме-юкмы дип, шул егеткә берничә җыр җырлап күрсәткәннәр, хәтта биегәннәр дә иде. Ул егет ахырдан аларга зур-зур рәхмәтләрен әйтеп калган иде. Ул чагында Уразаев, дөньяда шул егетнеке кебек шатлыктан яшьләнгән күзләр күрер өчен генә булса да яшәрлек икән дип, үз һөнәре белән шөкер генә горурланган һәм ул күзләрнең дымсу зәңгәрлеген гомере буе хәтерендә йөртә иде.
«Әллә соң моңа да шулай итәсеме?» Ул, сынап, баскычтан төшеп барган Баязитка карап торды:
– Егет, тукта әле. Әйдә, кер әле.
Баязитны караңгы залда калдырып, ул сәхнәгә үтте, пәрдә артыннан аның карлыккан, салмак тавышы ишетелде:
– Үтенечем бар иде, җәмәгать…
Байтак гомер нидер сөйләде. Баязит, түземен җуеп, йокысы белән көрәшеп арыгач, инде чыгып китәргә җыенганда гына, чыжлап пәрдә ачылып китте.
Спектакль башланды.
Хәмзә Уразаевның, калак сөяге тирәсендәге ярчык бимазалавын искә алмаганда, бөтен тәне, җаны тыныч иде.
Беренче бүлектән соң пәрдә ябылгач, аның йөрәген кайнарлатып, залда кул чабу ишетелде. Әйтерсең лә су өстеннән нидәндер өреккән кыр үрдәкләре көтүе күтәрелде дә ерак-еракларга очып китте. Пәрдә читен ача төшеп, ул залны күзләп чыкты. Буш урыннар күп түгел иде.
ШӨПШӘ
Мөшәрәф Мәрдехановка фатир бирделәр. Яңаны түгел. Өр-яңасын ул эшләгән контораның башлыгын йөртә торган шофёр Коля Шульгинга бирделәр. Өч бүлмәлене. Дүрт кешегә. Дөрес, ул үзендә «әбисен» дә тота. Мәгәр, ордер алуга, аны зур җәнҗал белән куып чыгарганын контора кешеләре ис китеп сөйләгәннәр иде. Шульгин аны авылдан кубарып алып килгән. Әби белән бергә мәрхүм ире җыйган байтак кына акча да ияреп килгән, имеш. Ул акчалар, «Жигули»га әйләнеп, Шульгинның гаражына кереп кунаклаган. Хәзер инде әби кешегә авылдагы тузган йортына кире кайтып китүдән башка чара калмаган, ди.
Эше төшеп Шульгин белән алыш-бирешкә кергәне булмагач, Мөшәрәф аны мондый адәмдер дип белми иде.
Ике малай үстерсә дә, Мөшәрәфкә Шульгиннан бушаган бер бүлмәле фатирны бирделәр. Күрәсең, башлык йөртү таш йөртү түгелдер. Ә Мөшәрәф канәгать. Яшь белгечкә артыгын бирмиләр. Кайберәүләрнең фатир алганда «Инде ник шунда шәрә йөрмисең – үз өем!» дип куануларының ни аңлатканын ике бала белән кеше кулында яшәп татыган иде инде ул.
Ял көне иде. Хатыны Һаҗәр белән фатир карарга киттеләр.
Мөшәрәф юлда:
– Мәчене капчыкта килеш сатып алып булмый бит инде, – дигән булды.
– Сайлап алырга ирек биргәннәрмени!
– Алай димә, карлыгачкай. Иләкне дә карап алалар.
– Иләкне менә сайлап була ичмасам. Көне буе сайла, сүз әйтмәүләре мөмкин, – диде Һаҗәр. – Ярар инде, булмаганда кәҗә дә сыер… Безгә инде өч бүлмәлене бирерлек… тиздән… – Һаҗәр, оялып, башын түбән иде. Алар тагын бер бәби көтәләр иде.
– Күчик