тахтада йоклаган. Хәтере ялгышмаса, күзен Асиясе белән уртак җәймә астында йомган иде бугай, төнлә күчеп яткан, күрәсең.
Чат авылдагыча, ул каргалар кычкыруына уянып китте. Тик мондагылар авылныкылар ише генә түгел, әллә ничек ачыргаланыбрак кычкыра бугай. Әйтерсең лә һәммәсенең ояларын туздырырга, бөлдерергә керешкәннәр. Авылдагы өйләре тирәли дистәгә якын карт тупыл, аларның ботагы саен бер карга оясы, оя саен дүртәр-бишәр карга баласы, һәркайсының үз тавышы. Элегрәк каргалар зират каеннарына оялый торган иде. Алары корый башлагач (ә соңгы елларны авыл халкының зиратка үсентеләр утыртырга исе китми торган булып китте), каргалар авыл тупылларына таралышты. Баштарак Харис аларның ояларын туздыргалап та карады, ахырдан тимәс булды, күнекте. Таң тишеге белән уятулары гына кәефен кыра торган булып калды. Тик авыл җирендә иртәрәк тору хәерле.
– Киләсе калмаган. Мондый карга курорты минем үз өемдә дә бар! – дип, балкон тәрәзәсеннән караган иде – шаккатты. Нигәдер пышылдап: – Асия, кара әле, ак каргалар! – диде ул. – Күпме гомер яшәп, ак карга күргән юк иде, менә хикмәт!
– Акчарлаклар ич!
Харис акчарлак күрмәгән кеше түгел. Кәрәкә күле сазлыгында байтак алар. Камадан менеп, бала чыгарып китәләр. Тик, ни хикмәт, алар болай кычкырмыйлар, күбрәк тавыш-өнсез генә очалар. Ә монда чәүкә чамасындагы коштан бер пар каргага җитәрлек тавыш чыга!..
Тагын бер шаккатарлык хәлгә Харисның ашап-эчеп, диңгез карарга дип пляжга чыгып баскач исе китте. Менә кайда икән ул дөньяның хикмәте белән нигъмәте! Аяк басарлык түгел – киптерергә таратылган бодай шикелле эре ком өсте шәрә тәннәр белән тулы. Шәрә дип, тиешле җирләре капланган, гөнаһысы кирәкмәс. Ләкин авылда мондый сыйфатта күзгә чалынуның ни икәнлеген дә онытырга ярамый. Аның Асиясе авыл инешендәге Ярми чыгышының сары комлы ярына шушы кыяфәттә сузылып ятсын ди инде! Ул, хатынына борылып:
– Болай җыйнаулашып, су буенда авыл көтүе генә ята ич бездә! – димичә түзә алмады. – Анда да төшлектә өч сәгатькә генә!
– Бу сиңа Ярми чыгышы түгел – диңгез! Чишен, ят, – диде Асия.
– Әллә син дәме?
– Мин аннары. – Асия, як-ягына карангалап алгач, күлмәге изүен биш тиен бакыр хәтле генә ачты да аңа эчтәге челтәр-мелтәрләрен чеметеп күрсәтте. – Монда бүтән кирәк. Мин кибеткә йөгердем. Син чишен. Синең плавкиең әйбәт. Миңа да урын ал. – Һәм ул, изү сәдәбен сәдәпләп, яр буена әле дә төркем-төркем булып агылган халык арасына кереп югалды.
Баскан урынында гына чишенгәч, Харис сузылып ятардай урын күзли башлады. «Ташкын кагып чыгарган бүрәнәләрмени, баш-аяклы буталышып яталар!» – дип уйлады ул, аяк очларына гына басып диярлек атлый-атлый. – Кешеләр, чын- лабрак карасаң, дөрестән дә агачларга тартым икән: кайсысының тәне каен тузыдай ак, кайсысыныкы нарат кайрысыдай көрән. «Каян җыелган берьюлы моның хәтле эшсез? Бу бит инде колхозың белән кырга чыгып яту белән бер!»
Үзен ул эшсезләр хисабына кертмәде. Беренчедән, путёвканы үзе сорап алмады, ирексезләп диярлек бирделәр, икенчедән, әллә аңа диңгез күрми үләргә дигәнме?