Сәнгать белән халык арасындагы элемтәче.
ИКЕНЧЕ ТЕЛ – ИКЕНЧЕ ГОМЕР
(Тәрҗемәче Вил Ганиевнең иҗат портреты)
Каюм Насыйриның Әбүгалисина кыйссасында гыйлем мәгарәсе хакындагы хикәят бар. Әбүгалисина үз иптәше Әбелхарис белән ел дәвамында бикләнеп ятып, гадәттән тыш, кешегә гайре табигый белемгә ия затларга әйләнәләр. Бөек мәгърифәтче Насыйри мәгарәне сурәтләми, гыйлем туплауны үтә бер сер дөньясы сурәтендә сурәтли. Кыйссаны укучы шул мәгарә тылсымы белән хыялланып, аның аңын гыйлемгә омтылу теләге белән ала, белем тылсымы күңеленең иң нечкә хисләрен канатландыра башлый. Мәгърифәт нуры караңгы мәгарәдә бикләнеп ята, инде шуңа ия булмаган шәттә якты дөньяның да шактый караңгы мәгарә икәнлеген сизенү укучының күзләрен ачып җибәрә, ул Әбүгалисина янәшәсендә һәртөрле томаналыкның кешене кимсетүче бер усал көч икәнлеген аңлап, кыйссаның күзгә күренмәс әйдәү көче тәэсирендә кала. Мәгърифәтче Каюм маҗара гына сөйләмәгән ләбаса, халыкка җаныннан чыккан өндәмә белән мөрәҗәгать иткән икән, халыкка дин сөреме ягылып каралган гыйлем тәрәзәсенә үзенең җан сулышын өреп чистарткан, үз дөньясын, яшәвен белемсез күз алдына да китермәгән татар халкының күңеленә якты өндәмә идеясе белән сугаруга өлеш керткән.
Гыйлем мәгарәсе. Бар вакытның, бөтен дөньяның белеме кайчандыр мәгарәгә тупланып, кеше күзеннән, күңеленнән яшереп, байлык ияләренең сагы астында бикләнеп тотылган, бүген исә илебезнең социалистик чынбарлыгы, совет халыкларының, совет кешесенең яшәү рәвеше кешелек дөньясы ирешкән иң күркәм һәм иң зур казаныш сыйфатында прогрессив дөнья яклаган, омтылган максат булып яктырып тора. Ул казаныш – илебездәге һәр халык, һәр кеше өчен уртак, Совет дәүләте ул казаныш рухы белән барлык прогрессив кешелекне коралландыра алу бәхете белән горур.
Бу рухи казаныш – совет халыкларының уртак хәзинәсе, кайчандыр самодержавие тарафыннан мәгарәләрдә тотылган гыйлем, әдәбият һәм мәдәниятенең азатлыкка чыгып чәчәк аткан гөлебезнең чәчәкләре – коммунистик идеябез, сугаручылары – формасы белән социалистик, эчтәлеге белән милли булган күпмилләтле халыкларыбыз, ә туфрагы – уртак Ватаныбыз.
Без уртак рухи әдәби хәзинәбезне кешелеккә ирештерүче арадашчы – рус теле булу белән бәхетле. Ә аның вәкаләтле илчеләре сыйфатында әсәрләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүчеләрне атыйсы килә. Мәсәлән, татар укучыларын М. Шолоховның «Тын Дон» эпопеясы өчен Гариф Ахунов белән Яхъя Халитовка рәхмәтле, ә башка халыклар укучылары исә Г. Тукайны, Һ. Такташ, М. Җәлил, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Бәширов, К. Нәҗми, С. Хәкимне икенче телдә сөйләштергән русчага, ә аның аша башка бик күп телләргә тәрҗемә итүчеләрне хөрмәтли. Әйтик, М. Җәлил иҗатын бөтен дөнья укырлык итеп русчага тәрҗемә итүчеләр арасында без нинди генә олы шагыйрь затларын күрмибез! Тәрҗемә – игелекле шөгыль генә түгел, ә язучының ничәмә-ничә халык, аның әдәбияты һәм культурасы, рухи дөньясы, көндәлек тормышы алдындагы