җинаятьчелекнең кансыз, әшәке нигезен уяу фаш итүдән гыйбарәт. Бу хакта Хәсән Сарьян үз заманында болай дип язган булган: «Менә әдәби очерк дигәнебез тематик яктан тагы да киңәя төште – аңа Мәгъсүм Насыйбуллинның тикшерү һәм суд органнарында эшләүче кешеләребезне тасвир иткән китабы килеп кушылды… Ул тормыш фактын, хакыйкатьне аңга төртеп укымый, ә бәлки һәммәсен йөрәк аша үткәреп, күңелләрне тибрәтеп уздырырга тырыша». Хак сүзләр. Бу хаклыкны әдипне шуннан соңгы дистәләгән китаплары, алардагы мавыктыргыч хикәяләре, повестьлары раслады. Шундыйлардан «Без капчыкта ятмый», «Телсез шаһитлар», «Төнге ату», «Алтын алка», «Яшерен касса», «Йөрәк таш түгел», өстәп, русча дөнья күргән маҗаралы, детектив әсәрләре ничә буынның иң яратып укыла торган, киштәләрне бизәрлек, күңелләрне сафландырырдай, исәпләүләр дәлилләгәнчә, иң күп укыла торган китаплардан иде. Алар турында дистәләрчә рецензия чыккан, ничә каләмдәше Мәгъсүм Насыйбуллин иҗатына матур-матур бәяләмәләр биргән. Тәрбияви йогынты ясау, тәэсирләндерү, уйландыру җәһәтеннән аның иҗаты, чыннан да, кабатланмас үзенчәлеккә ия.
И гомер агышлары! Җиде дистә ел ул Җирнең Кояш тирәли җитмеш тапкыр әйләнеп чыгуы гына түгел шул. Ул – әдипнең бәгыре януы, йөрәгеннән, зиһененнән чыккан сүзләрен тезсәң, Җирдән Айга җитәрдәй булуы, иманының, ниятенең изгелеге дә ич әле. Шушы юлдагы йокысыз төннәре, фикер эзләүдәге фидакярлеге дә. Ошбу нисбәттән Мәгъсүм Насыйбуллин зур үрнәк күрсәткән шәхесләребездән. Аның татар халкы киләчәге турындагы игелекле чыгышлары, җөмһүриятебез бәйсезлеге хакына янып йөрүләре, – дөрестән дә, аксакаллар хикмәте ул. Дөньяны шулар тота да инде.
Афәрин, Мәгъсүм ага! Җирнең бер адәми затларыннан булып, син үзеңә төшкән кешелек бурычыңны әйбәт үтисең.
Бәхет шул ич инде. Тагын ни кирәк?
Кыскасы, синдәйләр барында яшибез әле, Алла теләсә. Халык сине үз догасыннан калдырмасын иде. Калдырмас та. Моңа синең исән-имин яшәвең, ялкынлы, аталарча рухлы ихтыярың шаһит!
Хакыйкать ачкычы барында, әхлак йозагы бикле тормас.
МОНЫ БЕЛҮ ИСӘННӘРГӘ КИРӘК
Батырлар үлмиләр. Алар хакындагы язмалар, документлар архивларда саклана. Кайсылары «Мәңге сакларга» дигән мөһер сугылган килеш тора.
Каһарманнар үлмиләр, алар яшәүләрен мәңге дәвам итәләр. Архивларда, истәлекләрдә…
Иң зур архив – халык йөрәге.
Бөек каһарманлыкның, батырлыкның асылы нидән гыйбарәт соң? Ни өчен гомерләренең билгеле бер өлешендә батырлар яшәү белән үлем арасыннан үлемне сайлап ала? Башкаларның яшәве хакына үзеңне корбан итү ни соң ул?
Һәлак булган каһарманнарга моны белү кирәк түгел. Моны белү исәннәргә кирәк.
Ни өчен соң? Яшәр өчен. Исәннәрнең бурычы каһарманнар күрсәткән батырлыклар кабатлану ихтималын булдырмас өчен көрәшүдән гыйбарәт. Ачыклап әйткәндә, Александр Матросов белән Газинур Гафиятуллин үз күкрәкләре белән каплап сүндергән пулемёт ояларының