Ахат Гаффар

Юл. Романнар, хикәяләр


Скачать книгу

сүзе катгый, әйткәненнән кире кайтмый. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә иде. Сүзен раслыйсы булса, кирәкме-кирәкмиме, Платон, Монтен, Коръән, Ленин сүзләрен китерә. Гәүдәсе чандыр, башы кечкенә, борыны почык кына булса да, вакыт-вакыт һаваланырга да маһир. Әмма башкаларга гына түгел, үз-үзенә дә уен-көлке белән карый, кирәк тапса, шәфкатьсез төстә камчылый да белә. Ә бу, үзенә кешедән артыгын таләп итмичә, акыл белән яши белү билгесе инде.

      Иштуган менә шундый – күпмедер дәрәҗәдә беркатлы, шул ук вакытта катлаулы холык-табигатьле егет иде.

      Солтан аның армиягә кадәр йөреп киткән кызы Камәрияне үзенә каратты. Иштуган белән Камәрия бер-берсен ярата идеме икән, Солтан бу хакта әллә ни баш ватмады. Шулай килеп чыкты инде. Үзе исә Камәрияне ошатты. Кыз да аны якын күрде. Мәсьәлә хәл ителгән, бәхәсләшергә, бигрәк тә бүлешергә урын калмаган иде бугай инде.

      Ә Иштуганның Камәрия белән ачыклыйсы, хәл итеп бетерәсе соравы булган икән. Һәрхәлдә, кайтыр алдыннан салган соңгы хатында шуны искәрткән. Шушы нәрсә туган көн мәҗлесенең буеннан-буена Солтанның утырган урындыгындагы энә белән бер булды. Дөрес, Солтан белән Иштуганның уртаклыгы шактый ерак иде. Солтан – шәһәрдә, студент. Әнкәсе белән ару гына җитеш тормышта яшиләр, дус-ишләре күп, дошманнары җитди хәвеф-хәтәр китерерлек түгел.

      Бу вакытта медицина техникумында укучы Камәрия белән алар көтмәгәндәрәк якынаеп, матур гына йөрешеп, бер-берсенә ияләшеп киттеләр. Берзаманны Чаныш бабасы Солтанга Камәрия артыннан бал җибәргән. Камәрияләр тулай торагына шул күчтәнәчне алырга барган иде дә, ипле генә сөйләшеп киттеләр. Кызыл почмакта танцы көне икән, шунда төштеләр, биеделәр. Шәһәрдә яхшы кино күрсәтәләр иде, барырга килештеләр. Атна-ун көннән соң комсомол активы җыелышында очраштылар, эш беткәч, яшьләр үзәгендәге диско-барга киттеләр. Сүзләре байтак ара авыл хәбәрләреннән, тулай торак вакыйгаларыннан, таныш-белешләрне искә алудан узмады. Сәлам дә хәл-әхвәл, сәлам дә хәл-әхвәл…

      Берчакны Солтан аны бүлмәләрендә ялгызын гына туры китерде. Камәрия яңа мунчадан кайтып кергән, авыл әбиләре сыман, чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә, лимонлы чәй эчеп утыра иде. Аны да кыстады. Баш тартмады, утырды. Сүзгә сүз ялганды, уен-көлке китте. Күчтәнәчсез кергәне өчен, Солтанга бераз уңайсыз булды булуын. Ә базардан бер тәңкәгә сатып алынган лимонлы чәй тәмле иде. «Рәхмәт, – диде Солтан, – сый-хөрмәтең өчен икенче юлы әлү кагы алып килермен». Камәрия: «Апкил, апкил, мунчадан соң бик тансык ул, – диде. – Тик кара аны, онытасы түгел, яме?»

      Камәрия зәңгәр җирлеккә кызыл чәчәкләр сурәте төшкән гади генә тегелешле бумази халаттан иде. Чумып диярлек, челтәр аслы тимер караватка утырган. Шуңа күрә тезләре ачык, йомрыланып калкып торалар. Халатының аскы ике төймәсе әллә каптырылмаган, әллә ычкынган, шәрә ботлары үзеннән-үзе күз карашын тарта. Карасана, кыз төскә-биткә хәйран тамаша икән. Йөзе әле генә эшләп кергәндәй алсуланган. Матурлыгы бүген генә кирәк булыр өчен кычкырып тормый. Бар шундыйлар. Сөйләшүе