Ахат Гаффар

Юл. Романнар, хикәяләр


Скачать книгу

балалар табибы булып эшли башлады. Шул төннән аның башы вакыт-вакыт чыдамастай авырта торган булып калды…

      Бөтенесен Иштуган китереп чыгарган. Шул төнне ул Камәрияне аңлашырга дип чакырып алган. Сөйләшә-сөйләшә, инеш буенча шушы зиратка ук килеп җиткәннәр. Ул кызның күңеленә алай да, болай да басма салырга тырышып караган. Шаян төстә юмалап та, кырыс сүз белән дә, ялварып та Камәриянең күңелен яңадан үзенә карата алмаганына ышангач, аны кабер ташы артына төртеп еккан да, җиргә ятып, күкрәге астында кул гранатасы шартлаткан…

      Горур егет иде шул. Бөтенесенә ул гаепле. Ә бәлки Камәрия дәдер. Әфганстан шаукымнары аша узу да егетнең җанында һәм зиһенендә төзәлмәс яра калдырган булса кирәк. Хәтәр сугыш, яман үлемнәрдән исән-имин калган егет, җан атып йөргән кызы баш тарткач, яшәү яме калмады дип санаган, күрәсең. Юк, бу ахмаклык түгелдер, бу – тормышның бетмәс-төкәнмәс сәерлеге дәдер.

      Солтан бу хакта күп уйланды. Ә бәлки бу фаҗигадә иң гаепле кеше ул үзедер? Камәрия белән Иштуган арасына ул кермәдемени? Ул. Әлбәттә, ул. Кем әйткәндәй, йөрәккә әмер бирә алмыйсың. Шулай да баштанаяк, бөтен гомергә җитәрлек гаепле. Кеше алдында акланырга да ярыйдыр, ә вөҗданың алдында?

      Дөрес, ахыр килеп, Камәрия белән Иштуган арасы суынган иде ич инде. Укып бетергәчме, кайчан, бәлки, Камәрия бөтенләй башка берәүне сайламас идеме? Әнә ич Солтан белән йөреп китте. Матур итеп, ихластан. Инсафлы төстә, өметле, якты ният белән. Ә Солтан урынына аның бүтән берәүне очратуы мөмкин түгел идемени?

      Юк шул. Сары лимонлы чәйне Камәрия эчертте, әлү кагын Солтан вәгъдә итте.

      Тормышны дәвам итү белән мәшгуль булган тузбаш еланнарны да ул – Солтан аерып, туздырып ташлады. Әйтерсең лә алар моңарчы Камәрия белән аның арасында ятканнар.

      Яшәр өчен, аңа Камәрия кирәк иде. Башка – һичкем. Ә хәзер, җылы учак янында тәмле балык ашап утырыр өчен, аңа җайлы таш кирәк булды. Таш кубарды – еланнарга юлыкты. Ә бу кайтуында ул Камәрия белән килеште инде. Күрештеләр, озаклап сөйләштеләр. Аңлаштылар бугай. Камәрия аның күкрәгенә башын салып, иркенләп елады, сарылып-сарылып үпте һәм, сискәндереп атылган йолдыз шикелле, Солтанның кочагыннан кинәт читләшеп, капкаларыннан кереп китте…

      Степанга таш алып килергә булышырга кирәк иде. Солтан әле генә еланнар бөгәрләнеп яткан яр куышына карады. Анда кояш нурлары бәреп кергән иде инде.

      «Мне отмщение, и Аз воздам…»

      Солтан бу сүзләрнең күңеленә каян, нигә килгәнен ачыклап өлгермәде. Игътибарын бая гына еланнар яткан куышның эче җәлеп итте.

      – Стёпа, кара әле! – дип кычкырды ул. – Монда кирпеч өелгән. Әллә стена калдыгы инде? Әллә берәр төрле нигез микән?

      Ишеп төшергән ташны, бер күтәреп, бер аударып, Степан, мышный-мышный, учакка таба авыштыра иде, тураеп куышка карады. Аннан тигез, пөхтә итеп салынган кирпечләр күренеп тора иде.

      – Нигез түгел бу, парин, – диде Степан.

      – Җир астында түбә булмас инде тагын!

      – Нигә булмасын ди? Нәкъ үзе – түбә. Гөмбәз. Күрмисеңмени – түгәрәкләнеп килгән.

      – Бәлки,