җимерек тә, куанычлы да, шомлы да булган күренешләре… Һәм менә мин, кичә генә кайтып төшкән солдат, дүрт елдан соң бүген беренче мәртәбә аны – җыйнак гәүдәле, сөйкемле чырайлы, уйчан карашлы кечкенә ханымны очраттым. «Ах, менә ничек! – дим мин, кинәт бөтенесен бик ачык аңлап. – Дүрт ел буена фронтта йөреп кайтуым кирәк булган икән. Сугыштан кайтуым, сугышны бетереп, тере булып кайтуым кирәк булган икән!.. Әйе, әйе, әгәр мин траншея пычракларында аунамаган булсам, бозлы суларны кичеп чыкмаган булсам, үлемнең сөяк кулларын бугазымнан каерып ташламаган булсам, менә хәзер мәхәббәт дигән ул олы тойгының мөкатдәс орлыгын бәгыремнең җанлы төере шикелле итеп тоя алган булыр идеммени?!»
Сүз юк, хәзерге минутта кичергән бу тойгыларым миндә сер булып калыр. Ул ханымның үзенә түгел, дус-ишләремнән кемгә дә булса мин аны бервакытта да, әлбәттә, ачмаячакмын. Әйдә, хәзер тапканым үзем өчен генә эчке юанычым, сөенечем булып калсын! Әгәр ул ханым белән яңадан очрашырга туры килсә, мин аның якты йөзе, әдәпле кыланышы, ирен, баласын сөйгән саф, сизгер йөрәге, ил күрке була алырлык намуслы эшчәнлеге алдында тирән ихтирам белән башымны гына иярмен.
Әмма ул ханымга бу минутта мин кат-кат рәхмәт әйтүдән тыела алмыйм. Гүя ул мине, кулларымнан җитәкләп, яшьлегем бакчасына алып керде. Мин чәчәкләрнең исен беренче тапкыр нечкәреп сөенер өчен иснәгән вакытларымны, кошлар сайравыннан беренче тапкыр рухланып канатланган чакларымны, һәр туган язның алсу иртәсе гомерем иртәсе булып күренгән яшьлек елларымны хәтеремә төшердем. Алар исә – ул вакытлар, ул тойгылар – барысы да менә шушы шәһәрдә, шушы шәһәрне чорнаган һавада, шушы шәһәрнең җире, суы, урманнарында, ниһаять, шушы шәһәрнең, сөекле ханым, сезнең шикелле яшьләре арасында туган иде. Йә, сугыш михнәтләрен күптән түгел генә артта калдырып, кичәгенәк кенә әле шәһәремә аяк баскан мин ничек итеп:
– Илем минем – гомерем минем! Үткәнем генә түгел, киләчәк тормышым, бәхетем, мәхәббәтем дә бары синең изге туфрагыңда! – дип, яңадан бер тапкыр иманымны беркетеп куймыйм, ди?!
ТАУЛАРГА КАРАП
Сугыш беткән елның коры, аяз көзе иде. Соңлап кына фронттан кайткан бер егет, кечкенә төенчек күтәреп, Локман картларга күрешә килде. Менә ул артка таба ава биреп торган капкадан иркен генә ишегалдына керде.
Әйе, монда барысы да аңа бик таныш, әмма… барысы да шулхәтле үзгәрер икән!.. Ишегалдын тоташ чүп үләне басып киткән, әле күптәнме җыйнак-таза гына өй искергән, тузган, ничектер мескенәеп, кечерәеп калган; абзар-куралар ташландык хәлендә… Бөтен ихатага ниндидер бер ятимлек, сүлпәнлек, боеклык яткан кебек… Егет бер мәлгә туктала, сәерсенеп тирә-ягына карана, колак салып тора. Тынлык, шылт иткән тавыш юк, тик кипкән үлән арасында ялгыз чикерткә ялкау гына чырылдый… Егет кузгалып китә, чалышайган ишектән иелеп караңгы өйалдына керә, капшанып ишекне таба һәм, аз гына ача төшеп, каты гына тамак кыра:
– Эһем, эһем… ярыймы?
Җавап бирүче булмый, ул өйгә керә, идән уртасына уза.