Амирхан Еники

Әсәрләр. 1 том


Скачать книгу

Хәким кебек артист түгел, ләкин, гел иптәшләренә сыенып яшәргә өйрәнгәнгә күрә, үзеннән-үзе килеп чыккан табигыйлек белән:

      – Мин сездән калмыйм, – диде.

      Василий акрын гына урыныннан кузгала башлады.

      – Киттек, алайса, дуслар!.. Торыгыз! Шулай, господин офицер, без китәргә булдык.

      Офицер мәгънәле генә итеп немецча:

      – Зер гут! – дип куйды.

      Немец солдатлары хәрәкәтсез, тып-тын торалар. Бу шомлы бер минут иде, гүя менә хәзер нидер булырга тиеш. Безнекеләр шул хәтәрне ничектер тиреләре белән тоеп, ләкин һич каушау әсәре күрсәтмичә, җирдән таякларын алдылар.

      Иреннәрен кысып, озак дәшмичә торган офицер, ниһаять, телгә килде:

      – Яхшы, мин сезне җибәрәм, ләкин бер шартым бар, – диде һәм, башы белән ымлап, үзе артыннан иярергә кушты.

      Безнекеләр иярделәр.

      Солдатлар төркеменнән читкәрәк китеп туктагач, офицер, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап, һәр сүзенә басым ясап, акрын гына сөйләргә тотынды:

      – Күрәсез, мин сезне тотмыйм… Хәзер китәрсез, ләкин шартым шул: анда, үзегезнекеләр янына кайткач, монда күргәннәрегезне солдатларыгызга әйбәтләп сөйлисез. Безнең, ягъни бөек немец армиясенең, сезне ничек яхшы каршы алуыбызны, ничек ашатып-эчертеп җибәрүебезне сөйләп бирәсез. Нәрсә ашап эчүегезне яшермичә сөйләгез: колбаса, сыр, булки, главное – аракы! Исегездә тотыгыз: большевиклар белән еврейләрне яклаудан баш тартып безнең якка чыккан һәрбер рус солдатын без шулай каршы алачакбыз. Менә шуны яхшылап үзегезнекеләргә төшендерегез. Әйтегез: сугыш тиздән бетә, немецлар Мәскәүгә барып җиткәннәр, диегез. Безнең солдатларны күрдегез ич! Кораллары бик күп, бик шәп киенгәннәр, бик таза ашыйлар, барыбер безне җиңәчәкләр, диегез… Аңладыгызмы?.. Ләкин бездә булуыгызны командир һәм комиссарларыгызга белдерә күрмәгез. Аларга ләм-мим, югыйсә харап булырсыз. Бары солдатларга гына сөйләгез. Аңладыгызмы?

      Офицер сөйләп беткәнче, Василий башын иеп торды. Ул белә: әгәр күтәрелеп караса, дошман тырнагыннан ычкыну булмаячак. Бу минутта тынычлыкны саклау аның өчен тау күтәреп торудан да авыррак иде. Шулай да ул шик тудырмаслык нык тавыш белән:

      – Аңладык! – диде.

      Офицер Талип белән Хәкимгә карап, кабатлап сорады:

      – Аңладыгызмы?

      Талип, аңлаганын белдереп, тиз генә башын селекте, Хәким исә бер сүз дәшмичә калды.

      Әллә офицерның күңелендә берәр шик кузгалды, ул тагын егетләргә авыр сынау карашы белән текәлде:

      – Мин әйткәннәрне сөйләрсезме?

      – Түкми-чәчми барысын да җиткерербез, господин офицер, тыныч булыгыз! – диде Василий чегән өлгерлеге белән.

      – Яхшы, барыгыз, алайса! – Һәм офицер салмак кына кулын селкеп куйды.

      Безнекеләр борылып киттеләр, ә хәйран булып урыннарында каткан немец солдатлары, бер тавыш чыгармыйча, алар артыннан карап калдылар.

      Аз гына киткәч тә, Василий иптәшләренә пышылдап әйтте:

      – Артыгызга борылып карыйсы булмагыз!

      Талип бер дә борчылуын баса алмый