җанвардан булмаска тиеш иде. Башында аның алгы чите иләмсез текә күтәрелеп торган фуражка; шунда тигез канатларын туп-туры җәйгән ак бөркет эмблемасы беркетелгән… Өстендә тар погонлы, яшькелт-соры френч, аякларында краги белән кара ботинкалар, билендә портупеялы каеш, шуның сул ягында зур пистолет кобурасы…
…Безнең өч солдат менә шул, кадап куйган казыктай, тик кенә торган немец алдына килеп бастылар. Алып килүче купшы офицер, күкрәген киереп, кулларын бот буена сузып, кызу-кызу гына нидер әйтте, ә тегесе чак сизелерлек итеп кенә башын селкеп куйды. Шуннан соң ул үлекнекедәй яртылаш йомык, хәрәкәтсез күзләре белән безнекеләргә төбәлде. Өч солдатның эченә берьюлы салкын йөгерде: юк, бу ата фашисттан рәхим көтеп булмый иде. Озак карап торды немец өч солдатка, бигрәк тә Василий чыраена «мәхәббәте» төште булса кирәк, энәле күзләрен озаклап аңа текәде. Ә Василийның калын иренле, зур авызлы, җәенке борынлы чырае, чыннан да, гаҗәеп серле иде: ул чырайда искиткеч бер ваемсызлык җәелеп ята, шуннан башка берни юк. Кем алдында басып торганын беләме ул, борчыламы, куркамы – һич сизеп булырлык түгел, шайтан алгыры!
Шулай аптырабрак калган немец, ниһаять, ташка баскандай ачык, тимердәй салкын тавыш белән саф русча:
– Сез – бөек Германия армиясенең кулына төшкән әсирләр, шуны беләсезме? – дип сорады.
Немецның болай саф русча дәшүе егетләрне бик гаҗәпләндереп җибәрде. Ләкин Василий бер кереп алган кабыгыннан ничек тә чыкмаска тырышты: сыңар иңбашын җыерып, исе китмичә, ялкау гына:
– Күрәбез, – диде.
Әйе, менә шулай һичнигә исе китмичә ваемсыз булып күренү аркасында гына ул үзен дошман капризыннан бәйсез тота алачак. Бу хәзер аңа бик ачык иде.
– Коралларыгыз кайда? – дип сорады немец.
Василий кулындагы кәкре таякка карап, көрсенеп куйды.
– Менә шушы инде…
Немец авызының бер кырые белән генә елмайгандай итте.
– Совет Армиясен без шәбрәк коралланган булырга тиеш дип уйлаган идек.
– Шәбрәген алырга өлгермичә калдык шул, парень! – диде Василий, үз ишенә әйткәндәй, гаҗәеп бер тәкәллефсезлек белән.
– Ә нинди частьтан сез?
– Әллә тагын… Белә алмый калдык.
– Ничек белә алмыйча калдыгыз?
– Шулай… Кич белән генә килеп төшкән идек, иртән чигенә башладык.
Немец тагы да кысыла төшкән күзләре белән Василийга бөтенләй кадалды: бу «мужик» дөресен әйтәме, ялганлыймы? Ә Василий, рәхим ит, кара, дигән төсле, сыңар төген дә кыймылдатмыйча, тыныч кына басып тора. Җитмәсә, теш арасыннан «чырт» иттереп төкереп тә куйды. Немецның нечкә иреннәре кысылып, яңак сөякләре уйнаклап алды. Әгәр ул Василий чыраенда санга санамау шикелле берәр нәрсәнең чаткысын гына сизеп калса да, перчаткасын салып тормастан, «мужик»ның ияк астына берне кундырыр иде. Ләкин ник бер андый нәрсә сизелсен. Хәтта пошыну әсәре дә юк. Менә тип!
Шуннан соң ул кечкенә тынгысыз күзләрен Хәким белән Талипка күчерде, Хәким офицерның барлыгын да онытып, каядыр читкә