Амирхан Еники

Әсәрләр. 1 том


Скачать книгу

таш юл өстенә килеп чыккач, алар, туктап, сүзсез генә юлның көнбатыш очына бераз карап тордылар. Аннан берсе пилоткасының эче белән тирләгән битен сөртте, икенчесе, җиргә тезләнеп, ботинка бавын рәтләде, өченчесе кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарган иде, ләкин чишә башлаган җиреннән туктап, уйланып торды да ни өчендер янчыкны кесәсенә кире салды. Шуннан соң алар юл кырыендагы җәяүлеләр сукмагы белән көнчыгышка таба карап киттеләр.

      Көн буе, ут шарыдай, баш түбәсендә әйләнгән кояш аларның тәмам теңкәләренә тиеп беткән иде; гимнастёркалары манма су булган, иңбашларына тир тозы бәреп чыккан, ә яңаклары, колак артлары буйлап юл-юл кара тир агып төшкән. Тәнгә азрак җил үтсен дип, ахрысы, каешларын, билләреннән салып, иңбашлары аша кигәннәр, котелок һәм кружкаларын шул каешларының очына такканнар. Өчесенең дә кулларында каяндыр сындырып алган карама таяклар…

      Кемнәр соң бу сәер солдатлар? Аларның берсе – Горький шәһәреннән грузчик Василий, икенчесе – Норлат егете Хәким, өченчесе Чистай мишәре Талип иде. Нидән соң алар мондый сукбайлар кыяфәтенә кергәннәр?

      …Өченче көн сугыш башланды. Гитлер армиясе, совет халкын йомшак урыны өстендә буарга теләгәндәй, безнең илгә таң алдыннан, дөнья иң татлы йокыда чакта бәреп керде. Ә бу өч солдат хезмәт иткән батальон, шушы кабахәт хаинлек эшләнгән көннән бер атна чамасы элек кенә дәүләт чигенә килеп, оборона ныгытмалары төзергә керешкән иде. Аны әле чын мәгънәсендә сугышчан часть дип тә булмый, чөнки солдатлары аның балта, пычкы, көрәк кебек атмый торган кораллар белән генә коралланганнар иде. Хода белсен, корткычлык булганмыдыр инде ул, ләкин чик буенда яткан батальонга коралның чынын, ата торганын төзү эшләре беткәч кенә бирергә вәгъдә итәләр.

      Билгеле инде, фашист армиясе үзенең бөтен ут һәм тимер көче белән искәртмәстән бәреп кергәч, батальонның коралсыз солдатлары ихтыярсыз, сарык көтүедәй, тирә-якка сибелеп бетәләр.

      Менә шул мәхшәрдән качып котылган чакта, бу өч солдат, ничектер бергә туры килеп, шушы газаплы һәм фаҗигале юлларын башладылар. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк аларга дошманның никадәр көчле, хәтәр булуын гына түгел, явыз, ерткыч икәнен дә күрергә туры килде. Батальон торган җирдән сигез-ун километрлар чамасы читтә алма бакчаларына күмелеп утырган бер кечкенә шәһәрчек бар иде. Немец авиациясе, очып кергәч тә, менә шул бернинди хәрби часть-мазар тормаган, гомумән, бернинди хәтәр сизмичә һәм беркемнән явызлык көтмичә тыныч кына яшәгән шәһәрне ярты сәгать эчендә җир белән тигезләде дә куйды. Кичтән капка төпләрендә оек бәйләп утырган әбиләр, бакча сукмакларында йөгерешеп йөргән нәни балалар, йокыларыннан уянырга да өлгермичә, хәрабәләр астында күмелеп калдылар.

      Егетләр кара сөремгә чорналган шәһәрчекне читләтеп уздылар. Шул чакта бер нәрсә аларны бик гаҗәпләндерде: шәһәрдән чыккан юл буенда ара-тирә аунап яткан кеше мәетләре очрый башлады. Кай җирдә бер генә мәет, ә кай җирдә исә берьюлы берничә мәет – хатыны-кызы, бала-чагасы аунап ята иде. Күбесе йөзтүбән