Шыкырдатып тешләрен кыскан Василий эченнән генә танкларны санап утырды. Соңгысы үткәч, тирән сулап:
– Унике… Да… бәдбәхетләр! – диде.
– Дөрес, унике, – диде Хәким дә.
Талипча да шулай булып чыкты. Өчесе дә санап утырганнар һәм өчесендә дә хәзер бер үк авыр, күңелсез уйлар иде: танклар безнең якка таба китте, димәк, алар һаман да немецлар артыннан сөйрәлеп баралар икән әле…
Василий кат-кат башын чайкап куйды:
– Юк-юк. Үзебезнекеләргә җитәбез, җитәргә кирәк. Колбасниклар кулына гына эләкмик!
Танклар шактый кызу ераклаштылар, яман тавыш, тирә-якны һаман яңгыратса да, бик тиз тоныклана барды. Шулай да безнең егетләр күпер астыннан чыгарга ашыкмадылар. Исләрен җыеп, үзалларына уйланып, сүзсез генә утыра бирделәр. Ахырда, тавыш тәмам тынгач, Василий урыныннан кузгалды. Бил тиңентен чыгып, сак кына башын күтәрә башлады. Иң элек уңга – кыр ягына карады, аннан акрын гына сулга – юл өстенә борылды. Һәм… менә сиңа кирәк булса: юл өстендә туп-туры аңа карап өч немец басып тора иде. Василий һич сискәнмәде, курыкмады, бер хәрәкәт ясамады, ә немецларга карап катты да калды. Күпме дәвам иткәндер бу хәл, тик бераздан гына ул үзенә төбәлгән бер пистолет, ике автомат көпшәсен күреп алды. Аз гына саксыз хәрәкәт – көпшәләр шул секундта ук аңа ут төкерергә тиешләр. Ләкин немецлар үзләре дә аңа бик хәйран булып карап торалар иде. Курку һәм саклык хисеннән бигрәк, онытылып кызыксыну аларны гүя биләп алган иде. Һәрхәлдә, Василий шуны ничектер сизде булса кирәк, күз ачып йомганчы торып аягына да басты. Автоматлар атмый калдылар, чөнки Василий коралсыз иде.
Берни сизмәгән Хәким белән Талип, таякларын сөйрәп, күпер астыннан чыктылар да күтәрелеп тә карамыйча кагына башладылар. Шушы берни абайламау аларны коткарды – немецлар тагын атмый калдылар. Василийның башында бер исәп тә туып өлгерде: менә шулай өркетмичә генә немецларга якынлашып, кинәт кенә автоматларын тартып алып булмасмы? Тик иптәшләр каушап калмасыннар иде, ничек итеп аларга моны сиздерергә?
Ләкин шул минутта ук Василий үзенең артында ниндидер кеше тавышлары ишетте. Борылып караса, әлеге теге кечкенә каенлыктан, боларга таба кулларын болгап, кычкыра-кычкыра, тагын дүрт немец килә иде. Бары хәзер генә ул эшләрнең никадәр җитди, хәтәр булуын белеп алды һәм чынлап торып шүрләде. Хәким белән Талип та, немецларны күреп, берьюлы агарынып киттеләр, ихтыярсыз Василийга сыена төштеләр. Шулай да Хәким иптәшенең колагына тиз генә пышылдады:
– Әйдә, чабыйк!
Василий, башын бормыйча гына:
– Юл буена кара, – диде.
Хәкимгә борылып карауның кирәге дә булмады, артында дошман басып торганлыгын ул ничектер аркасы белән сизеп алды.
Йөгерешеп килгән немецлар, юлга чыкмыйча, канаудан шактый читтә тукталдылар. Аларның берсе юлда торган өч немецка нидер кычкырып әйтте. Шуннан соң өч немецның әлеге пистолет тотканы үзенчә бик әтәчләнеп безнекеләргә нидер кычкырды. Бу бер офицер кисәге булса кирәк, киеме һәм билгеләре бүтәнчәрәк, үзе яшь, йөзе алсу, күзләре зәңгәр… Бөтен торышыннан һәм калкына биреп кычкыруыннан