аңламыйча әүвәл алга, аннан тирә-ягына каранды. Нәрсә соң бу?.. Урамнан алып инешкә төшеп җиткәнче алабута, кычыткан, әрекмән басып бетергән буш җир җәелеп ята. Ник бер агач, ник бер таш, ник бер каккан казык күренсен! Бу урында кайчан да булса кемнәрнеңдер йорт-җир белән дөнья көтеп яшәүләрен күз алдына китерүе дә бик читен иде. Клара, тәмам аптыраган хәлдә, ни әйтергә белмичә, шактый сүзсез тынып торды. Җиңгәчәсе, аның хәлен аңлап булса кирәк, җиңелчә көрсенеп әйтеп куйды:
– Бетте шул инде, нигез дип әйтерлеге калмады…
– Ә кая булды соң мондагы йорт, бабакайдан калган йорт? – диде Клара, нигәдер бераз сабырсызланып.
– Соң белмисеңмени, бабаң бит, сезнең янга киткәндә, йортын сакау Хисамига сатып китте!
– Беләм. Ишеткәнем бар… Ну, ә ул Хисами кайда соң монда?
– Хисамимы? Хисами, сугыш беткәч тә, сафхузга күчеп китте… Йортын да шунда күчерде… Бик әйбәт тора, диләр… Күркәсенә чаклы асрый икән… Ишетмәдегезмени?
Клара башын гына чайкады… Һәм алабута, кычыткан баскан буш җиргә карап тора башлады. Шушы икән инде… «нигез»!.. Бернинди кызгану-фәлән кебек нәрсә хис итмәде Клара үзендә, тик алдануы өчен кәефе генә азрак кырылды… Бер генә дә күрер нәрсә калмаган ич! Хыялы белән дә ул биредә нәрсәләр булганын күз алдына китерә алмый иде… Юк, билгесез, ят бер урын икән бу аның өчен… Ләкин шулай да ул уйламыйча булдыра алмады: әгәр бабасы үзе бу ташландык урынны кайтып күрсә нишләр иде икән? Түзмәс иде, елар иде, һичшиксез елар иде… Туган җирем, гомер иткән җирем, дип, шәһәрнең дүрт стенасы эчендә гел сагынды да утырды бит!
Инде китәргә дә ярыйдыр. Шулай да Клара, нидер исенә төшереп, җиңгәчәсеннән сорады:
– Бабакай, бакчабыз бар, бакчабызда зур каен үсеп утыра, дип сөйли торган иде. Кайда ул?
– Каенмы?.. Ә әйе, бар иде шул, бар иде… Кистеләр. Каенын да, барысын да кистеләр. Хуҗасыз калгач ни… – Җиңгәчәсе башындагы яулыгын алгарак тартып куйды. – Бабаң картайды, – диде ул сузып кына… – Малайлары таралышып беттеләр. Карчыгы үлде. Ялгыз нишләсен ул монда?.. Барысын сатты да китте…
– Җиңгәчәй, син бу йортны яхшы беләсеңдер инде?
– Һи, белмичә соң! Мин бит шушы йортка килен булып төштем. Минем Хамматшам бабаңнан аерылып чыкмаган иде әле… Туебыз бик тә күңелле, бик тә шәп узды… Вәлиулла абзый, мәрхүм, туй капкадан килеп керүгә, мылтыктан атып җибәрде. Ул халык, мин сиңа әйтим, ул бала-чага!.. Мине җитәкләп ак киез өстеннән генә өйгә алып керделәр… Һи, сөйләсәң, Иркә туташ, исең-акылың китәр. Үтте инде… үтте. Аллага шөкер, менә хәзер үзем дә киленле булдым. Тик Хамматшам гына күрмәде.
Шулай элекке нигездән бер таш кисәге дә калмаган буш җир өстендә анысын-монысын искә төшереп бераз сөйләшеп торганнан соң, алар, акрын гына кузгалып, Сәйфетдин абзыйларга кайтып киттеләр.
Яшь киленнең тәртипле, матур, мул табыны әзер иде. Биредә инде күп сыйлар өстенә тагын быелгы җир җиләгеннән кайнаткан варенье да һәм баллап катырган чәкчәк тә бар иде.
Чәйне озаклап, тәмләп эчтеләр. Сәйфетдин абзасы белән җиңгәчәсе сөйләшеп рәхәтләнделәр генә. Әллә кайчангы