Амирхан Еники

Әсәрләр. 1 том


Скачать книгу

белән бергә чыгарып сузды, балаларның берсенә, малайга, чиккән үзбәк түбәтәе кидерде, ә кызчыкка бик матур кызыл туфлиләр тоттырды. Аннары ул күчтәнәчләрен – шоколад-конфетларын, тартмалы печеньеләрен, чәйләрен, шикәрләрен чыгарып, өстәлгә салды. Барысы да искиткеч куандылар. Карт җиңгәчәсе, кәнәфигә утырып, озын итеп дога кылды. Яшь килен дә, әнкәсенә ияреп, тиз генә битен сыпырып алды, әмма үзе, бик уңайсызланган хәлдә, ни әйтергә белмичә, рәхмәт тулы күзләре белән Кларага карап тик торды. Балалар исә, бүләкләрен әниләренә сузып: «Әни, кара, әни, кара!» – дип сикергәләргә тотындылар.

      – Бик тә зурладың, бик тә сөендердең безне, Иркә туташ! – диде карт җиңгәчәсе. – Рабби Ходам, әти-әниеңә озын гомерләр бирсен, сезгә бакый рәхәт бәхетләр насыйп итсен! Амин!

      Клара күңеле тулудан бер сүз дә әйтмәде, яшьләремне тыя алмам дип курыкты ул…

      …Ахырда, түргә кереп утыргач, аның алдына таба өеп майлаган әче коймак китереп куйдылар. Шуның өстенә тагын самавырдан алып дүрт күкәй, агач тустаган белән пешкән каймак куйдылар. Болар бар да аның өчен генә…

      – Иркә туташ, рәхим ит әле, рәхим ит! Коймактан җитеш, кайнар чакта, – диде җиңгәчәсе һәм коймакның майлыракларын астан өскә әйләндереп салды да бармакларын ялап куйды. Ул кыстаудан һич туктамый иде, Клара алдына әле эремчекле маен, әле кәрәзле балын этәрә генә тора. Яшь җиңгәчәсе ал чәчәкле, калай борынлы чәйнектән кечкенә чынаякларга чәйне куе итеп ясый да зур кашык белән сөт өсте салып бирә иде… Шушы чәй Кларага аеруча ошап китте…

      …Клара өчен биредә һәрнәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда чыра кадап сабакларын бәйләгән гөлләр… Тәрәзә яңакларында – кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагаларда – ак челтәр… Түр почмакта – пыяла капкачлы карсак кына кара шкаф; шүрлекләрендә – төрле төстәге, төрле иштәге савыт-сабалар; түбәсендә – ниндидер катыргы кенәгәләр һәм тузган китаплар… Мич катыннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда күпертеп, пөхтәләп җыештырылган иске генә тимер карават. Аннары менә кулдан гына эшләнгән, текә артлы агач кәнәфи, шомарып-саргаеп беткән, калын аяклы таза урындыклар, киҗеле ашъяулык япкан шундый ук гади өстәл, өстәлдә – патша башлары белән бизәлгән җиз самавыр… Тагын нәрсә? Менә яңа «ходиклар», калаена Кремль манарасы төшерелгән… Менә календарь…

      Баймы-ярлымы бу – Клара ул кадәресен белми иде, ләкин өй эче аңа тулаем бик борыннан үзгәрмичә сакланып килгән шикелле күренә иде. Кем белә: менә бу әкәмәт самавырдан бабасы гына түгел, бәлкем, бабасының әти-әниләре дә чәй эчкәннәрдер әле. Һәрхәлдә, монда искесе, яңасы бергә иде.

      Чәйдән соң Клара, чоланга кереп, өстен алыштырып чыкты. Җиңсез ак кофточка һәм киң итәкле чуар юбкадан ул нечкә билле чегән кызына охшап киткән иде.

      …Инде авылны күрергә кирәк. Яшь җиңгәчәсе ашыгып фермасына китте, карт җиңгәчәсе өй эшләренә тотынды, Кларага иптәшкә Алмас белән Алсу калды. Көзге алдында тагын бер әйләнгәч, ул, балаларны ияртеп, урамга чыкты.

      Аларның өе иң кырыйда иде. Капка төбеннән