бирегез! Дөнья киң, эш җитәрлек! Әмма ни өчен ул һәркемнең тууына гадәттән тыш бер вакыйга итеп карарга, шуңа шаккатарга, җитмәсә: «Ярый тугансың әле, син тумасаң – без нишләр идек», – дип, кесәсеннән акча чыгарырга тиеш? Аннары шул бәйрәмнән соң ике-өч көн шешенеп, маемлап, сода эчеп, эч уып йөрергә туры килә. Яшь чагы түгел бит инде аның. Юк, тәмам туйды Зәйни иптәш бу майлы каз мәҗлесләреннән… Җитәр! Берәү дә аңардан сорап дөньяга килмәгән, җәзасын ул күтәрергә тиеш түгел, бигайбә!
Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тагын бер «туган көн» аяк астыннан килеп чыкты. Ниндие диген! Һичбер котылып булмый торганы! Һарун Хәйрулловичның анасы Майбәдәр карчыкка җитмеш яшь тула икән. Ә Һарун Хәйруллович ул – Гайнүш ханымның начальнигы. Ә Гайнүш ханым – Зәйни иптәшнең гаять тә уңган, гаять тә булган хатыны. Менә бит ул ничек бер-берсенә ялганып китә!
Дөрес, Зәйни иптәш җилкәсен кашыбрак:
– Гайнүш, кадерлем, әллә бу юлы… теге ни… казага калдырабызмы? Карчык яшен яшәгән инде… – дия башлаган иде дә, Гайнүш ханым, күзләрен түгәрәкләндереп, аның сүзен бүлде:
– Ни сөйлисең син? Майбәдәр абыстай – Һарун Хәйрулловичның анасы ич, анасы! Неужели шуны да аңламыйсың?
– Аны гына аңлыйм инде мин, – диде Зәйни иптәш, чыраен сытып. – Тик шулай да бик күпкә китте бит. Әллә карчыкка, тагын бер җитмеш ел гомер теләп, телеграм гына бирәбезме?
– Илаһи, бу чаклы да туң күчән булырсың икән! Берәү шундый зур башы белән сине кеше рәтеннән чакыра, ә син, мокыт, җилкәңне җыерып, кашынып торасың! Менә нинди бүләк алабыз, шул турыда уйлаш син миңа, башың бераз эшләсә! Һарун Хәйрулловичның анасына ич!
Зәйни иптәш:
– Ишеттек, белдек! – диде дә кулын гына селтәде. Йә тагын әллә ниләр ишетерсең. Әйдә инде, беткән баш беткән!
Ә Гайнүш, Зәйнүшенең авызын шулай ансат кына томалап, гаять зур дәрт белән Майбәдәр карчыкның туган көненә әзерләнә башлады. Бу әзерлекнең үзәгендә иң элек бүләк табу мәсьәләсе тора иде, әлбәттә. Бик нечкә эш ул – бүләк табу! Озак баш ватты Гайнүш бу хакта. Иске сандык актаргандай, бик күп нәрсәләрне хәтереннән кичерде. Кечкенә йөгерек күзләре Зәйнинең бөрешкән кыяфәтенә очрап туктаган чагында, һаман аңардан сорый торды:
– Йә, ни уйлыйсың?
– Нәрсә хакында?
– Бүләккә ни илтәбез, дим, миңгерәү!
Зәйни, башына сугуны көткәндәй, тагы да бөрешә төшеп, мыгырданып кына, бер үк җавапны бирде:
– Белмим шул…
Аның бу бүләк мәсьәләсенә һич тә тыгыласы килми иде, ахырдан каһәре буласын бик яхшы белеп тора. Дөрес, «белмим шул» өчен дә аңа характеристиканың һәртөрлесен ишетергә туры килде, ләкин аның каравы мәҗлес үткәч җаны тыныч булачак. Ә тыгылса, Гайнүше: «Кешеләр әнә ни китергәннәр, ә син, саран тәре, нәрсә алдырдың!» – дип, икенче берәүнең туган көненә чаклы, һичшиксез, колак итен чәйнәячәк.
Ниһаять, барасы көнне Гайнүш аңа катгый рәвештә белдерде:
– Самавыр илтәбез!
Зәйни, никадәр битараф калырга тырышмасын, шулай да әйтмичә булдыра алмады:
– Ни