Амирхан Еники

Әсәрләр. 1 том


Скачать книгу

пошкырып куюы ишетелде. Караса, ни күрсен: киртә буенда гына казыкка бәйләгән бер яшь сарык кетер-кетер чәчәкле үлән кимереп йөри… «Ах, душечка, ах, җаным! – диде Клара, тәмам нечкәреп. – Килче, килче миңа, матурым!..» Сарык, башын текә генә күтәреп, авызындагы үләнен чәйнәүдән туктап, аптырау-курку тулы күзләрен Кларага төбәде. Юк, бу төпсез, хәйләсез, бары җан калтыравын гына чагылдыра алган якты күзләргә озак карап торуы мөмкин түгел иде.

      Шул арада җиңгәчәсе сөлге, сабын һәм комган күтәреп чыкты.

      – Иркә туташ, кил әле мондарак! – диде ул, ишек төбеннән читтәрәк яткан зур ак таш янына чакырып. – Үзем салып торырмын.

      Клара, җиңгәчәсенең комган тотып көтеп торуын күргәч, уңайсызланып, кызарып китте.

      – Юк-юк, мәшәкатьләнмәгез! Мин үзем, мин үзем…

      – Һәй, аппагым, аякларыңа чәчрәтерсең бит.

      – Юк-юк! Мин юына беләм бу нидән… савыттан.

      Җиңгәчәсе ирексездән көлемсерәп куйды.

      – Ярый инде алайса, – диде ул, комганны таш өстенә куеп. – Ипләп кенә юын, мин тизрәк чәемне хәстәрлим, булмаса.

      Һәм ул, ашыгып, өйгә кереп китте.

      Клара юынган арада, ашыга-ашыга Рәхмәй абыйсының хатыны кайтып керде. Бу яшь җиңгәчәй – Мөнирә җиңгәчәй була инде. Таза гына, сылу гына гәүдәле, үзеннән-үзе елмаерга торган сөйкемле чырайлы, матур кара кашлы, кара күзле яшь хатын иде ул… Фермада сыер сава икән, әле шуннан ашыгып кайтуы.

      Ул туп-туры Клара янына килде дә, күптәнге ахирәтенә дәшкәндәй, бик гади, үз итеп:

      – Йә Клара, әйбәт кенә йоклап тордыңмы? – дип, кулын аның аркасына салды.

      – Рәхмәт, Мөнирә җиңгәчәй, бик әйбәт, бик тыныч йокладым.

      – Ярый инде, алайса. Безнең ни… синең кебек тансык кунакка чоланнан башка урыныбыз да юк.

      – Әйтмәгез. Чоланыгыз йоклар өчен прекрасный урын икән, гел чәчәкләр исе аңкып тора!

      – Син бигрәк! – диде Мөнирә, көлеп. – Ал, дидем әнкәйгә, шул кипкән үләннәреңне, кунакның күзенә чүп коелыр, дидем. Алмады бит… Йә, әйдә, керик, иркәм!

      Шул арада болар янына урамнан ике яшь кенә бала тупылдашып йөгереп килде. Зуррагы – биш-алты яшьләрендәгесе – малай, ә кечкенәсе өч-дүрт яшьлек кызчык иде. Аларны бүген кунак апалары килү уңае белән пөхтә итеп киендергәннәр. Малайның өстендә ике сәдәпле ак күлмәк, бау белән иңбашына аскан кыска балаклы кара чалбар. Ә кызчыкны нәкъ курчак төсле итеп киендергәннәр: чәчен, ике кечкенә толым итеп, кызыл тасма белән үргәннәр, ике кулына да вак кына кызыл мәрҗәннән беләзек кидергәннәр. Аңа карагач, сөенеп елмаймыйча мөмкин түгел иде.

      Клараны тагын шул гаҗәпләндерде: алар шактый әрсез-чая булып чыктылар. Авыл балалары да димәссең. Шунда ук апаларына сарылып такылдый да башладылар.

      – Апам, бу минем алма апам!

      – Юк, синеке түгел, минем апам!

      – Тимә, тимә, минеке!

      Клара, чүгәләп, икесен ике кулы белән кочаклап алды.

      – Менә сез нинди икәнсез! Матур икәнсез, акыллы икәнсез! Йә, синең исемең ничек?

      – Алмас! – диде малай, авыз тутырып, батыр гына.

      – Ә