Амирхан Еники

Әсәрләр. 1 том


Скачать книгу

килә башлый. Хатларында «мәхәббәт» акрынлап сүрелә, аның каравы акча теләнү көчәя. Тамара Сергеевна, билгеле инде, акчасын да җибәреп тора, соңгы көнгәчә озын-озын хатларын да язып тора.

      Ләкин ул, Петя киткәннән бирле, ни өчендер гел боек йөрде, әлеге нидер буласын көткән киеренке җитдилек аның йөзеннән бер дә китмәде. Гомумән, мин аның, Петя белән бәйләнгәч, җәелеп бер, хәсрәтсез дигәндәй, елмайган чагын күрмәдем.

      Менә берзаман Петя Котовның кайтыр көннәре дә килеп җитте, һәм шул чакта бөтен совхоз халкын таңга калдырган гадәттән тыш вакыйга булды: язгы төннәрнең берендә Тамара Сергеевна совхоздан югала. Бу ни хәл бу? Икенче көнне Тамара Сергеевнаның күршесендә торучы хатын совхоз директорына бер конверт китереп тапшыра. Конверттан записка һәм бер кечкенә хат чыга. Записка Тамара Сергеевнадан булып, анда түбәндәге сүзләр язылган:

      «Хөрмәтле Иван Петрович!

      Мин совхозны ташлап китәргә мәҗбүрмен. Сәбәбен шушы записка белән бергә салган хаттан аңларсыз. Әлбәттә, минем болай «качып» китүем ярый торган эш түгел, мин моны беләм, ләкин аңлагыз, бүтән чарам юк минем… Әгәр бер генә көнгә калсам да, сез барыгыз да мине юатып, үгетләп, кыстап биредә калырга, шулай итеп, хурлыгым белән килешергә мәҗбүр итәр идегез. Мин моны булдыра алмыйм… Берничә көннән ул кайтырга тиеш… Шуңа күрә артык бер көн дә тормыйча китәргә булдым. Аңлагыз мине, кичерегез…

      Мине эзләмәгез, яңа җиргә урнашкач, үзем хәбәр итәрмен.

      Хушыгыз!

      Тирән хөрмәт белән, Т. С.»

      Ә кечкенә хат Петя Котовтан. Ул менә нәрсә яза:

      «Исәнме, Тамара!

      Син мине бик көтәсеңдер инде, сагынгансыңдыр инде бик. Конечно, аңлыйм мин моны… Үземнең дә теге, ни, понимаешь, бик күрәсем килә. Ну вот нәрсә, Тамара, син ачуланма миңа… Мин ялгыз кайтмыйм бит, то есть, өйләнеп кайтам… Яраттым бит бер җирән шайтанны!.. Конечно, моны белү сиңа авыр булыр, ну, ничего, дөньяда ир бетмәс. Без бит синең белән болай, шаярып кына дигәндәй тордык, ә миңа чынлап өйләнергә вакыт. Так что, син ачуланма и безнең араны өзелгәнгә сана.

      Конечно, мин сине онытмам, ну, мин хәзер бүтәнне яратам. Кем икәнен әйтмим, кайткач, үзең күрерсең. Менә шул. Барысы өчен дә рәхмәт. Минем сиңа шактый бирәчәгем бар шикелле, но анысын акрынлап түләрмен.

      Да, тагын сиңа шуны әйтеп куям: без кайткач, кара аны, миңа бәйләнеп, бузить итеп йөрмә, яме!

      Ну, пока, исән бул! Сиңа бәхет телим.

      Сәлам белән, Пётр К.»

      «Бузить итмә» дигән сүзнең астына Тамара Сергеевна үз кулы белән өч тапкыр сызып куйган.

      Йә, ничек, абзыкаем? Лач итеп төкердеме хам күпме яхшылык күрсәткән хатынның нәкъ бәгыренә? Качу түгел, беренче очраган ботакка асылынырсың!

      Шул кичне без, совхозның җитәкчерәк кешеләре, директор бүлмәсенә җыелдык. Барыбыз да бик борчылышкан идек, ачулы идек. Ләкин, мәет чыккан өйдәге шикелле, сүз таба алмыйча утырдык. Ни әйтәсең? Әлбәттә, эш ташлап качу һич тә ярамый, закон белән дә тыела ул, әмма бу очракта беребез дә Тамара Сергеевнаны