дә кайчандыр бу юллардан менә шулай чапкан печән өстенә утырып, авыз эченнән генә җырлый-җырлый юырттырып узгандыр… Әлбәттә, узгандыр…
Рәхмәй абыйсы, артына борылып, аңа, бөтен бите-күзе белән дигәндәй, елмаеп карады.
– Һәй, Клара, Клара! Син икәнсең инде ул Клара, ә?
– Әйе, Рәхмәй абый. Клара дигән кызый мин булам инде, – диде Клара, ничектер сагышлы һәм рәхәтле көрсенеп.
– Бик якын туганнар бит без, уйласаң, Клара аккошым! Беләсеңме шуны?
– Беләм. Бабакайның братының улы буласыз бит сез! Шулай бит?
– Син миңа пләмәш буласың, канатым! Ник дисәң, синең атаң белән мин ике бертуган малайлары булабыз. Безнеңчә әйтсәк – тудыклар… Ә күрешкәнебез юк, вәт тамаша? Бик ерак киттегез шул, ерак киттегез!.. Их-ма!.. Яле, бәләкәчем, кызурак атлале!
Туры ат, сүзне аңлап, башын кага-кага, тырышыбрак юыртырга тотынды. Клара ихтыярсыздан пошынып уйлады: менә беренче күрешүдән үк аңа туганлык хисен ничек сөенеп һәм юмартланып күрсәтәләр. Ә ул хәзергәчә мондый хисне үзендә сизмичә килде. Ниндидер Рәхмәй атлы «тудык абый» аның өчен әллә бар, әллә юк иде.
Җиде чакрымдагы Зиреклебашка караңгы төшеп, тәмам күз бәйләнгәч кайтып җиттеләр. Бер йортның җил капкасыннан кереп туктагач, тарантасны кемнәрдер сырып алдылар, кемнәрдер Клараны култыклап төшерделәр, нәфис кулын тотып-сыйпап күрештеләр. Аннары өйгә алып керделәр.
Кечкенә өй эче бер мәлгә бала-чага һәм хатын-кызлар белән тулып китте. Күрше-тирәдән керүчеләр дә бар иде, ахрысы, һәрхәлдә, шактый югалып калган Клара бу ыгы-зыгы эчендә кемнең кем булуын тиз генә аера да алмады. Тик ул үзе тирәсендә бертуктаусыз бөтерелеп, шатлык-иркәләү сүзләре чәчкән какча гәүдәле хатынның кем икәнен бусагадан атлау белән үк танып алды: бу Хәмдия җиңгәчәсе иде. Гаҗәп җиңел сөякле, куштан һәм татлы телле булып күренде ул Кларага.
Шулай да бу беренче кич Клара өчен томанлырак булып калды. Кемнәрнең нәрсә әйткәнен дә, үзенең ниләр кичергәнен дә соңыннан ачык кына хәтерли алмады. Дөрес, аны чын ихластан куанып, зурлап каршы алдылар, юынганда кулына комганнан җылы су салып тордылар, астына йомшак көрпә салып, түргә утырттылар, бик тәмле токмач белән сыйладылар, әмма болар барысы да аңа сәер, кызыклы төш шикелле генә булып тоелды.
…Күпмедер утыргач, аны, өйалдындагы махсус юып җыештырылган ак чоланга кертеп, озынча түшәк җәйгән агач караватка яткырдылар. Мамык түшәккә менеп баткач та, аның юлдан талчыккан тәне май кебек эреде дә китте һәм, уйланып ятуына карамастан, ничектер һични сизмичә үзеннән-үзе сеңде дә куйды. Болай эреп, томанга әйләнеп дигәндәй, йокыга китүне аның әле беркайчан да татыганы юк иде.
Ә иртәгесен аны күз кабакларын кытыклаган ниндидер җылы яктылык, борынына кергән ниндидер тәмле хуш ис йокысыннан уятты. Күзләрен ачкач, ул шактый биектә салам кыекны күрде: чоланның такта түшәме юк, имеш, ә кояш нурлары аның күзенә ике кыек арасындагы такта ярыкларыннан төшә икән. Югарыдагы аркылы киртәгә икешәр-икешәр бәйләп быелгы каен себеркеләрен элгәннәр, ә бүрәнә стенага мәтрүшкә бәйләмнәре асып куйганнар.