Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

инде мин яхшы ук хәтерлим. Бабакайдан соң әбекай дүрт ел яшәп, егерме беренче елны бездә, Дәүләкәндә вафат булды. Миңа ул чакта унике яшь, зиһен кергән, күңел күзе дә ачыла төшкән… Бүгенгедәй исемдә: егерме беренче елның гаять коры, эссе җәендә бездә ваба (холера) чире пәйда булды. Ара-тирә шул чирдән үлүчеләр дә була башлады. Ачлык әле килеп җитмәгән иде, әмма елның килеше бик өметсез, бик хәтәр иде.

      …Беркөнне иртәнге чәй янында мин йокыда күргән төшемне сөйләдем: имеш, ниндидер читтән килгән чапанлы кешеләр безнең урамда өй саен дөя өләшеп йөриләр икән. Әле берәүнең, әле икенченең, әле өченченең ишегалдына кечкенә башлы, иләмсез зур дөяләрне кертеп, калдырып чыгалар икән… Шуны ишетү белән әбекай бик куркынып миннән сорады: «Ай, бәбкәм, ул дәвәне безгә дә кертмәделәрме?» «Юк шикелле, – дидем мин, икеләнебрәк. – Безгә хәтле килеп җиткәннәрен күрмәдем». Шуннан соң әбекай бераз тынычланган кебек булды, шулай да авыз эченнән генә нидер укып, битен сыйпап куйды.

      Әмма аның куркуы юкка гына булмаган икән. Сөйләгән чакта төшнең хәтәр мәгънәсен мин белми идем, белгән булсам, бәлки, сөйләмәс тә идем. Ә баксаң, төшкә кергән дөя ул Газраил, имеш! Берәр якының үләргә булса, шул юаш хайван төшкә керә, имеш!.. Дөрес, төшне минем алдымда юрамадылар – моны мин бары тик соңыннан гына белдем. Ә белгәч, ул хәерсез дөя безгә дә килеп җиттеме-юкмы дип, үзалдыма озак кына азапланып баш та ваттым.

      Ләкин ничек кенә юрама, ваба чире шулай да безнең өйгә килеп керде. Нәкъ менә әбекайга ябышты ул һәм өч тәүлек дигәндә аны алып та китте. Зал белән янәшә кечкенә бүлмәбез бар иде – ул шунда ятты. Чире бик әшәке, бик каты булгандыр, ахрысы, чөнки атакай белән инәй көне-төне яныннан чыкмыйча аны карадылар. Көзән җыеруын басарга дип, берөзлексез кайнар су ташып тордылар… Фельдшер да килеп китте шикелле, ул киткәннән соң өйгә сасы карболка исе таралды. Тагын нинди чаралар күрелгәндер бу коточкыч үләткә каршы, белмим, истә калмаган, ләкин безне әбекай яткан бүлмәгә якын да җибәрмәделәр. Инде җан биргәч, карчыклар юып, кәфенләгәч кенә безгә: «Балалар, әбекаегызны күреп калыгыз», – дип, керергә куштылар. Ләкин мин кермәдем, йөрәгем җитмәде, – мин гел читтә, ишегалдында үземә урын таба алмыйча һаман йөреп тордым… Каргалыга безнекеләр ничектер хәбәр итеп өлгергәннәр, җирлисе көнне кырык чакрым җирдән, атын ак күбеккә батырып, Нигъмәтулла дәдәкай килеп җитте. Башка ул-кызлары килә алмадылар, күрәсең, хәбәр итәргә өлгермәгәннәрдер, аннары елы да бик хәвефле иде шул.

      Әбекайны үлгән көнендә үк җирләделәр. Өйдән алып чыкканда, шактый гына кеше җыелган иде. Башта мәчеткә илтеп, яшел чирәмдә генә җеназа укыдылар, аннары мәет ташый торган сай, озын әрҗәгә салып, өстен палас белән каплап, илибатыр (элеватор) артындагы яңа зиратка алып киттеләр. Әрҗәнең баш-башыннан һәм аркылы таякларыннан күтәргән кешеләр әбекайны бик кызу алып бардылар – безнең шәригать шулай куша икән. Картлар, муллалар утырган атлар арттарак калсалар, юрттырып куып җитәләр иде… Әле көзгә ерак, әле җәйнең уртасы гына, ә дөнья инде көйгән,