минем өчен бик кирәкле дә һәм бик файдалы да булган икән.
Бу урында шуны да әйтергә кирәк, Нигъмәтулла дәдәкай никадәр кызу-кайнар кеше булмасын, ләкин ул бервакытта да тиктомалга кычкырмый һәм җикеренми иде. Ничектер менә киреләнергә урын калдырмаслык итеп, өзеп кенә куша белә иде. Инде сүзен тыңлаучыга һәм янып эшләүчегә аңардан да тәмле телле кеше юк диярсең. Ә безгә, бала-чагаларга, үзенекеме, күршенекеме – һич аермыйча, гел «бәбкәм» дип кенә дәшә торган иде. Минемчә, ул, асылда, йомшак-нечкә күңелле кеше булыр- га тиеш, чөнки мин аның йорт хайваннарына да шулай сөеп дәшкәнен ишетә идем. Әмма бер кабынып китсә, үзен үзе белештермичә кешене тетеп ташларга да күп сорамый иде. Әлбәттә, теле белән. Хәер, җиңел кабынып киткән шикелле үк, ул бик тиз кайтып та төшә иде: әле генә бөтенесен пыр туздырган дәдәбез, баксаң, кай арададыр сүрелеп тә өлгергән – берни булмагандай, ачык чырай белән һәркемгә ягымлы дәшеп, дөнья бетереп йөри дә башлаган. Аннары сабыр холыклы җиңгәчәй дә аны, ярсу атны тыеп кына торгандай, гел тынычландырып кына тора иде.
Нигъмәтулла дәдәкай кебекләрне безнең Каргалыда, яшенә карамастан, «Егет кеше, удалой!» дип йөртәләр. Тәвәккәл, кыю, җитез, сүзгә тапкыр, туйлар һәм мәҗлесләр күрке – әнә шундый кеше иде Нигъмәтулла дәдәкай да. Өстәвенә, ул озын көйләргә шактый матур, моңлы итеп җырлый да торган иде. Гадәттә, аягүрә басып, бөеренә таяна биреп, тавышын әз генә калтырата төшеп сузып җибәрә иде:
Утырдым ла көймәнең, әй, түренә,
Карадым ла суларның төбенә.
Су төпкәйләрендә һич кара юк,
Хак язганны күрми чара юк.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Аңа, Нигъмәтулла дәдәкайга, хак язганны, дөресрәге, язмаганны, ничек итеп күрергә туры килгәнен чираты җиткәч сөйләрмен әле. Ә хәзер башкасына күчик.
Мин Мөхәммәдъяр дәдәкай туен яхшы ук хәтерлим. Аны, шактый утырган егетне, егерменче елның салкын кышында түбән очтагы Мамлеевларның Хәнифә исемле кызына өйләндерделәр. Туйга Дәүләкәннән без дә кайттык. Миңа бары унбер яшь кенә, ләкин шуңа да карамастан бертуганның малае диптер, ахрысы, мине кияү егетләре арасына кертеп йөрттеләр. Башта әллә ничә пар атта түбән очка туй китте. Кияү, өч кияү егете һәм мин – ярты кияү «егете» – өйдә калып тордык. Күп тә үтмәде, ат атланган бер егет, чаптырып килеп, кыз өендә никах укылганын хәбәр итте. Шуннан соң барыбыз да чыгып пар атка төялдек тә, тын авыл урамын дәртле кыңгырау тавышы белән сискәндереп, җил-буран уйнатып китеп тә бардык. Күчердәге дилбегә тоткан егет төптәге атның башын югары күтәрттереп, ә мичәүдәгесенең башын кырын салындырып кына алып барды. Үзенә күрә бер осталыктыр инде бу… Барып җиткәч, ишегалды түрендәрәк торган келәт сыманрак кечкенә бер өй каршында чанадан төштек. Кияү кергәнне көтеп утыручы кыз шушы өй эчендә икән. Каргалы туеның борыннан килгән мәҗбүри тәртипләре бар: иң элек без кулга-кул тотынышып, аллы-артлы тезелештек. Беренче булып баш кияү егете, аның артыннан кияү үзе, аннары инде калганнарыбыз, иң койрыкта мин. Кияүнең