яхшы киенгән таза егетләр. Берсе – ак чырайлы, саргылт чәчлесе – буйга да озынрак, күкрәк-җилкәгә дә киңрәк… Мин шунда ук аларның немец егетләре икәнен сизеп алдым. Әлбәттә, яхшы ният белән килмәгән болар, дип уйладым, эчемә салкын курку да йөгерде, ләкин кире борылып кереп китмәдем. Озын буйлысы, миңа беравык туп-туры карап торганнан соң, кырыс кына сорады: «Ты Амир?..» «Да, я Амир!»16 – дидем мин… Шуннан соң ни булды? Шуннан соң берни дә булмады. Егетләр тагын бераз миңа карап тордылар да, артык бер хәрәкәт тә ясамыйча, борылып киттеләр дә бардылар. Мин бу эшкә бик гаҗәпләнеп, баскан урынымда торып калдым. Өч егетнең озын буйлысы, һичшиксез, Лида кияве булырга тиеш иде бит… Бернинди янау юк, кул күтәрү юк, ни өчен генә ике иптәшен ияртеп килде икән ул?! Хәер, мин моның серен тиз аңладым: аңа мине күреп, танып китү кирәк булган – менә ни өчен килгән ул!.. Һәм мин дә моны хәтәр бер кисәтү дип аңларга тиеш идем. Әйе, хәзергә алар миңа тимәделәр (чөнки көпә-көндез клуб алдында кеше кыйнап китү үзе куркыныч эш), әмма бер күреп, танып киткәч, моның өчен башка уңай җае чыкмасмыни?!
Кыскасы, шушы вакыйгадан соң Лида белән очрашу бетте, өзелде. Икебез өчен дә ул кирәкми һәм ярамый иде. (Лида өчен бигрәк тә.) Дөрес, бу «өзелешү» минем күңелдә үкенү хисе катыш ниндидер бер ямьсез юшкын да калдырды, әмма нишләмәк кирәк?! «Роман»ның ахыры башыннан ук билгеле иде инде.
Ләкин Лида белән очрашулар бетсә дә, соңыннан миңа аның хакында кайбер нәрсәләр ишетергә туры килде. Иң элек мондый бер хәл: шул ук 1928–1929 елларда булса кирәк, хутор биләүче һәм Дәүләкәннең үзендә торучы күп кенә немец семьялары дәүләт органнарының рөхсәте белән Германиягә яки Америкага күчеп китә башладылар. Шул чакта Лиданың кияве дә ата- анасы белән бергә океан аръягына китеп бара. Ә Лида, йөкле булганга күрә, әти-әниләрендә (алар беркая да китмиләр) калып тора. Кияве исә аны соңрак кайтып алырга тиеш була. Ләкин инде ул яңадан безнең якларга кайта алмаган, чөнки бер киткәч кире кайтулары мөмкин булмаган, күрәсең. Шул рәвешчә, Лида Дәүләкәндә бөтенләйгә торып кала. Кем белә, бәлки, үзенең дә китәсе килмәгәндер. Дим буйлары аның да туып үскән җире, әти-әнисе янында, баласы да бар, әллә кайдагы билгесез илгә чыгып китү нигә кирәк аңа?.. Хәер, белеп әйтүем түгел, миңа бит боларның берсен дә аның үзеннән ишетергә туры килмәде.
Еллар узды, күп нәрсәләр еракта калды – онытылды, кемнең генә тормышында нинди генә үзгәрешләр булмады. Әмма шулай да язмыш дигәнең тагын бер мәртәбә Лиданы минем исемә төшерде.
…Хәтерлисездер, бу язманың башында мин үземнең алма исе аңкып торган айлы төндә Дәүләкәнгә кайтып төшүемне язган идем. Күпме еллар узгач, беренче кайтуым… Мин төн уртасында таныш урамнар буйлап йөрдем, үзебезнең йортны барып карадым, ә икенче көнне иртән базар янындагы ашханәгә ашарга кердем. Ашханәнең мөдире миңа бик якын кеше – тимерче Миңлегалим бабай кызы Маһирә булып чыкты. Без кече яшьтән үк бер-беребезне беләбез, күршеләр булып тордык, озак еллар бергә аралашып, бергә йөреп үстек… Ләкин ашханәдә беренче