шигыреннән беркайчан да юкка чыкмый, силлабик шигырь төзелешендә ул строфа эчендә, ахыр чиктә соңгы иҗектә сакланып килә. Бүген, минем карашымча, аллитерация яңадан туу чорын кичерә – күп кенә яшь шагыйрьләр аны якут шигъриятендәге иң мөһим алым дип саный һәм, мөмкин булганча, яңача куллана.
Якут һәм татар язучыларының дуслыгына нигез күптән салынган. Уртак тамырлы әдипләребез һәрвакыт бер-берсенә тартылган. Якутиянең халык шагыйре Семён Данилов 50 нче еллар уртасында Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укыган һәм Зәки Нури белән дус булган. Семён Петровичны аның белән иҗади дуслык кына бәйләмәгән, алар бер-берсенә ышанган һәм иҗтимагый-сәяси тормышта күп мәсьәләләр буенча фикерләре туры килгән чып-чын аркадашлар булганнар. Алар алышкан хатлар саклана. Ул хатларда күпме йөрәк җылысы, ышаныч һәм бер-береңә тугрылык бар…
Семён Данилов Зәки Нуриның партизан хикәяләрен, «Таныш булыгыз» дигән балалар китабын якут теленә тәрҗемә иткән. Казанга килгәч, Зәки абый белән өч төн буе яңа һәм иске китаплар, киләчәккә планнар турында сөйләшеп утырганнар. Һәм, әлбәттә, татар халык ашларыннан да авыз иткәннәр, аларда Семён Петрович якут ашлары белән ох-шашлык күргән. Зәки Нури да Якутскта яшәүче дустында кунак булган, 1975 елда ул Россия әдәбияты көннәренә килгән…
Татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Зәки Нуриларның әсәрләре якутча яңгырады. 2017 елда бездә якут телендә «Хәзерге заман татар шигърияте антологиясе» дөнья күрде. Бу җыентыкта Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах һәм Рүзәл Мөхәммәтшин кебек талантлы татар шагыйрьләренең шигырьләре урын алды. Әлеге искиткеч татар шигърияте шәлкемен Казан университеты профессоры Фоат Галимуллинның саллы фәнни мәкаләсе ачып җибәрде. Зур булмаган шушы томлык кардәш татар халкы шигъриятенең якут укучысы йөрәгенә юл табуын аермачык күрсәтеп тора.
Дөрес, узган гасырның 90 нчы елларыннан соң аралашу кимеде, ләкин якут һәм татар халыкларының үзара мөнәсәбәтенә яшьләр яңа сулыш өреп җибәрде. Яшь шагыйрьләребез Казанда узган төрки шигърият фестивалендә катнашты, ә яшь татар шагыйрьләре Якутскта узган «Олы кар сөенече» халыкара шигърият фестиваленең кадерле кунаклары бул-ды. Шунысы таң калдыра: нәкъ менә яшь якут шагыйрьләре Гаврил Андросов белән Рөстәм Каженкин һәм татар язучылары Ленар Шәех белән Рөстәм Галиуллин беренчеләрдән булып дустанә мөнәсәбәтләрне кире кайтардылар, ә хөрмәтле Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат ике төрки халык каләм ияләренең дуслыгын ныгыттылар. Гасырлар төпкеленнән килгән борынгы бәйләнешләрне яңартканнары һәм җанландырганнары өчен без аларга рәхмәтле. Төрки туганнарыбызга тартылу һәрвакыт йөрәкләребездә яшәде бит!
Әлеге зур булмаган «Якут шигърияте антологиясе»нә без якут әдәбиятының нигез ташларын салган классикларыбыз:
Алексей